Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген танылган шагыйрь Никифор Тукмачевның гомер бәйрәме

Бүген, 24 февраль көнне, "Туганайлар" газетасының даими хәбәрчесе, танылган шагыйрь, китаплар авторы, Түбән Кама керәшен оешмасының актив члены Никифор Тукмачев үзенең гомер бәйрәмен - туган көнен уздыра. Күптән түгел Никифор Ионовичның "Таң суы" дигән саллы гына шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Карендәшебезгә иҗади уңышлар, тән сихәте, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. "Бәрмәнчек"...

Бүген, 24 февраль көнне, "Туганайлар" газетасының даими хәбәрчесе, танылган шагыйрь, китаплар авторы, Түбән Кама керәшен оешмасының актив члены Никифор Тукмачев үзенең гомер бәйрәмен - туган көнен уздыра.
Күптән түгел Никифор Ионовичның "Таң суы" дигән саллы гына шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Карендәшебезгә иҗади уңышлар, тән сихәте, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез.
"Бәрмәнчек"
Никифор Тукмачев
Көтеп алган кунагыбыз,
"Бәрмәнчек" ул, "Бәрмәнчек".
Төбәкләрдән-төбәкләргә
Йөри җыр-моң өләшеп.
Тарих катламнарын ачып,
Ил буйлап җыеп җырын,
Халкына кире кайтара
Гореф-гадәтен, моңын.
Ул моңнарга заман чире
Кагылмаган, тимәгән.
Тарихларга күмелсә дә,
Горур башын имәгән.
Тарихтан сәхнәгә менде,
Гөсләләр, эргәннәре.
Җырулары, такмаклары -
Халкымның мәрҗәннәре.
Бар,
Исән без!!!
Шатлыгымнан,
Көчкә тыям күз яшем.
Шушындый халкым булганда,
Яшим әле мин,
Яшим!
Тагын кайчан килерсез, дип,
Кул болгап калдым озатып.
Рәхмәт сезгә, йөргән өчен
Керәшенне уятып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев