Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Чистайда керәшен айлыгын йомгаклыйлар

Февраль – Чистай районында керәшеннәр мәдәнияте айлыгы буларак узды.

Әлеге чараларны Чистай район администрациясе ярдәме белән Ресублика керәшен иҗтимагый оешмасының Чистай бүлеге оештырды.  Төбәктә һәр көн диярлек, Бахта, Актау, Югары Кондрата, Чуаш Ялтаны, Ишәле авылларында культурага багышланган кичәләр үткәрелде.

Бүген, 27 февраль көнне шул айлыкның соңгы йомгаклау кичәсе булачак. Шул уңайдан Чистай шәһәренең "Восток" мәдәни ял итү үзәгендә төрле  күргәзмәләр,  мас­тер ­класслар, халык уеннары оештырылачак. 15.00 да айлыкка зур йомгаклау концерты булачак.

Чарада Бахтадан "Карендәш", Чистай шәһәреннән "Багалмам", Алексеевск районы Кызыл Бәрән авылыннан "Бәрәнҗәр", Яңа Чишмә районы Ленин авылыннан "Сүрәкә" фольклор ансамбльләре, Казан шәһәреннән Республика керәшен оешмасының вәкилләре - "Бәрмәнчек" дәүләт  ансамбле директоры Артур Поляков, оешманың специалисты Юлия Дувалова катнашуы көтелә.

Бәйрәм программасы 13.00 да башлана. Керү ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев