Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Без керәшен егетләре" җиңүче булырмы?

Яраткан җырчыбыз Вадим Захаров "Музыкаль дистә" конкурсында "Без керәшен егетләре" җыры белән катнаша. Бу җыр ничек туган?

‒ Шулай беркөнне кич утырганда, дуслар миңа "Без татар егетләре", "Мишәр егетләре" дигән җырлар бар, ә менә "Керәшен егетләре" дигәне юк, диделәр, - ди җырның авторы, чыгышы белән Мамадыш районы, Рәхмәт-Аланы авылы егете Руслан Чернов. Күңелдә шунда ук җырның сүзләре туды. Вадимга шалтыратып, текст барлыгын әйттем. Аның белән уйлашып, көен Альфред абый Якшимбетовтан яздырырга булдык. Керәшеннәр генә түгел, татар халкы да бик ошатты бу җырны.

‒ Күп кенә шагыйрьләргә әйтеп карасам да, моңарчы язучы булмады. Аның өчен чын керәшен булырга кирәктер... Югыйсә, артык катлаулы да түгел, гади генә сүзләре. Минемчә, шәп килеп чыкты. Халык күңеленә хуш килде. Радиога да бик теләп алдылар. Худсоветта "Музыкаль дистәгә" кертергә, дигән карар чыгарганнар, - дип шатланып сөйләде Вадим Захаров.

Вадимның җәе, күбесенчә авылда уза икән. "Эш тавык та чүпләп бетерешлек түгел", - ди. Яңгыр яуган көннәрне яңа җырлар яза икән. " Концерт сезонына әзер дисәм дә була", - дип сөендерде яраткан җырчыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

{mp3}1878{/mp3}

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев