Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бердәм дәүләт имтиханнары: 2019 елда нинди үзгәрешләр көтелә?

2018-2019 елгы уку елында Россиядә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен дәүләт аттестациясен үткәрү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Йомгаклау аттестациясенең төгәл вакыты билгеләнде. Укучылар имтиханнарны вакытыннан алда, төп һәм өстәмә вакытларда тапшыра алачак. "Татар-информ", Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтеннән алган мәгълүматларны тәкъдим итә

Имтихан биргәндә, укучы гаризада төгәл вакытны күрсәтеп язарга тиеш. Сентябрь аенда имтиханны яңадан тапшыручыга гаризаны ике атна алдан бирү мәҗбүри булып тора.

Хәзер 9 сыйныф укучылары, Дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен, рус теленнән әңгәмәне уңышлы тапшырырга тиеш. Әңгәмә 13 февральдә үткәрелә. Бер укучыга 15 минут вакыт биреләчәк. Бу сынауны уза алмаучылар яки билгеле сәбәпләр аркасында бу көнне килмәүчеләр өчен, өстәмә көнне тапшыру каралган. Бу 13 март яки 6 май көннәре булачак. Мәктәп укучылары биредә “кычкырып уку”, “цитаталар кертеп сөйләп чыгу”, “монолог”, “диалог” кебек эш төрләреннән сынау тапшырачак.

11 сыйныф укучылары биш тел — инглиз, француз, немец, испан яки кытай телләре буенча БДИ тапшыра ала. Моннан тыш, укучылар информатика һәм мәгълүмати-аралашу технологияләре буенча БДИны компьютерда бирә алачак. Моңарчы алар имтиханны кәгазь бланкта тапшырганнар.

Яңа үзгәрешләр буенча чыгарылыш укучылары математикадан Бердәм дәүләт имтиханының бер дәрәҗәсен (база яки профиль) генә сайлый ала. Әгәр укучы, канәгатьләнерлек нәтиҗәсенә ирешә алмаса, сайлаган дәрәҗәне үзгәртә һәм өстәмә билгеләнгән көннәрдә математика буенча кабат имтихан бирә ала.

Хәзер узган елгы чыгарылыш укучылары, БДИ тапшыруда катнашу өчен гариза язганда, аттестатларының расланган күчермәсен генә дә тәкъдим итә алачак.

2019 елда БДИ биремнәре имтиханнар үткәрү пунктларына Интернет аша җибәреләчәк.

Россия мәгариф министрлыгы, Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең 2018 елның 7 ноябрендәге 189/1513 номерлы боерыгы нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булганнар (инвалид балалар, инвалидлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар) өчен дәүләт йомгаклау аттестациясе катнашучының үз теләге белән бары тик мәҗбүри уку предметлары буенча гына үткәрелә. Дәүләт йомгаклау аттестациясе 9 сыйныфтагыларга академик бурычы булмаган, уку планын яки шәхси уку планын тулы күләмдә үтәгән (Уку предметлары буенча еллык тамгалары канәгатьләнерлек билгедән түбән булмаган), шулай ук рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен "зачет" нәтиҗәсе булган укучылар кертелә.

Экстерннар дәүләт йомгаклау аттестациясенә арадаш аттестация нәтиҗәсе канәгатьләнерлек билгедән түбән булмаса, шулай ук рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе өчен "зачет" нәтиҗәсе булган очракта гына кертелә.

2019 елда 11 сыйныфлар өчен БДИ тапшыру вакыты:

1. Вакытыннан алда (20.03.2019-10.04.2019);

2. Төп (27.05.2019-01.07.2019);

3. Өстәмә (03.09.2019-21.09.2019).

Төп период

Төп көннәр:

27.05.2019 – информатика, география;

29.05.2019 – математика (база дәрәҗәсе);

31.05.2019 – математика (профиль дәрәҗәсе);

03.06.2019 – рус теле;

06.06.2019 – чит телләр (телдән сөйләү өлеше);

10.06.2019 – химия, тарих;

13.06.2019 – җәмгыять белеме;

17.06.2019 – биология, чит телләр (язма өлеш);

19.06.2019 – физика, литература.

Резерв көннәр:

21.06.2019 – информатика, география;

24.06.2019 – математика (база һәм профиль);

25.06.2019 – рус теле;

26.06.2019 – тарих, химия, биология, чит телләр (язма өлеш);

27.06.2019 – җәмгыять белеме, физика, литература;

28.06.2019 – чит телләр (телдән сөйләү өлеше);

01.07.2019 – барлык предметлар.

Өстәмә билгеләнгән көннәрдә, ягъни сентябрь аенда, 11 сыйныфлар бары тик төп предметлардан гына имтихан тапшыра алачак. Ләкин тапшырган имтиханнарының канәгатьләндерми торган нәтиҗәсе ике предметтан да артмаска тиеш.


2019 елда 9 сыйныфлар өчен БДИ тапшыру вакыты:

1. Вакытыннан алда (22.04.2019-10.05.2019);

2. Төп (25.05.2019-03.07.2019);

3. Өстәмә (03.09.2019-21.09.2019).

Төп период

Төп көннәр:

25.05.2019 – чит телләр;

28.05.2019 – чит телләр;

30.05.2019 – рус теле;

01.06.2019 – җәмгыять белеме;

04.06.2019 – җәмгыять белеме, информатика, литература, биология;

08.06.2019 – информатика, физика;

11.06.2019 – математика;

14.06.2019 – физика, химия, тарих, география.

Резерв көннәр:

25.06.2019 – рус теле;

26.06.2019 – математика;

27.06.2019 – чит телләр;

28.06.2019 – информатика, литература, җәмгыять белеме, биология;

01.07.2019 – физика, тарих, химия, география;

02.07.2019 – барлык предметлар;

03.07.2019 – барлык предметлар.

9 сыйныф укучылары, 11 сыйныф укучыларыннан аермалы буларак, барлык предметлардан да имтиханнарны яңадан тапшырып карый алачак.

Быелгы уку елында барлыгы 650 мең 11 сыйныф укучысы имтихан тапшырачак.

БДИда катнашу өчен 11 сыйныфларда гаризалар 2019 елның 1 февраленә кадәр, ә 9 сыйныфларда 2019 елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Бу вакытка кадәр мәктәп укучысы үз теләге буенча бирәчәк имтиханнарны сайлап бетерергә тиеш.

Автор: Марат МӨБАРӘКШИН, "Интертат"
Фото: Илнар Төхбәтов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев