Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Белгеч 1 сентябрь көнне кемнәрнең ял итү мөмкинлеге бар икәнен сөйләде

Россиядә яшәүче кайбер кешеләрнең Белем көнендә законлы рәвештә ял алу мөмкинлеге бар.

Бу хакта аналитик һәм SuperJob тикшеренү үзәге җитәкчесе Наталья Голованова белдерде. РИА Новости шул турыда яза.

«Закон буенча 1 сентябрь эшләми торган бәйрәм көне саналмый. Балаң белән мәктәп бәйрәменә тынычлап бару өчен бу көнне ял итәргә була. Мәсәлән, әгәр дә сез донор булсагыз, закон нигезендә, сезгә өстәмә түләүле ял көне каралган. Сез аны теләсә кайсы көнне, шул исәптән 1 сентябрьдә дә ирекле куллана аласыз», – диде ул.

Әмма, аның сүзләренә караганда, 1 сентябрьне ял көне итүнең тагын башка ысуллары да бар.

«Киң таралган ысул – эш урынында хезмәт хакын сакламыйча гына ял сорап гариза язарга була. Әгәр эш бирүче каршы булмаса, бу көнне сез эштән азат ителәчәксез, әмма ай нәтиҗәләре буенча хезмәт хакын бераз югалтасыз», – дип билгеләп үтә белгеч.

Шулай ук, Белем көненә ел саен түләнә торган ялны да туры китерергә мөмкин. «Әгәр яллар графигы буенча ул башка чорда планлаштырылган булса, эш урыныгызда аны күчерүне яки өлешләргә бүлеп бирүне сорагыз. Ялның бер өлешен 1 сентябрьдә файдаланыгыз», – ди Голованова.

Ял көнендә эшләгән өчен яки эш вакытыннан тыш эшләгән өчен дә ял көне алырга була. «Әгәр эш бирүче сезне ял көнендә яки эш вакытыннан тыш эшкә җәлеп итәргә теләсә, арттырылган түләү урынына өстәмә ял көнен сайларга була. Аны 1 сентябрьдә кулланыгыз һәм балалар белән бергә Белем көнен уздырыгыз», – дип нәтиҗә чыгарган белгеч.

Чыганак

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев