Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балачак җырчысы

3 март - Бөтендөнья язучылар көне. Әлеге датаны һәм Яз бәйрәмен бергә билгеләп үтүче, халкыбызның уңган кызы, Әлмәт районының Кәләй авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Зинаида Захарованың тагын бер бик матур китабы дөнья күрде.

"Күрше әби алмасы" дип исемләнгән балалар өчен язылган әлеге җыентык Татарстан китап нәшриятында басылган. Һәрбер бите үзенә җәлеп итеп тора, эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр белән бизәлгән. Бу шагыйрәнең унынчы китабы.

Зинаида Захарова әдәбиятка лаеклы ялга чыккач кына килә. Беренче китабы 2010 елда басыла. Китапларның күбесе дәрәҗәле премияләргә лаек. Алты җыентыгы балаларга багышланган. Шагыйрә өчен балачакның һәр мизгеле, һәр хис-кичереше кадерле. Китаптагы шигырьләрдә авторның дуслыкка дан җырлавы, шаяра белүен, әйләнә-тирәне балаларча күзаллавын күзәтергә мөмкин.

- Балалар язучысы булу катлаулы да, җаваплы да, четерекле дә. Һәркем бу юнәлештә яза алмый. Үтемле әсәрләр иҗат итү өчен балаларны аңлый, аларның фикерен үзең аша үткәрә, сабыйлар теле белән сөйләшә белергә дә кирәк. Зинаида Захарова әнә шундыйлардан. Ул тырыш, тиз иҗат итә торган шагыйрә, - ди яңа китапның презентациясендә чыгыш ясаучы Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасы җитәкчесе Рәфкать Шаһиев.

- Оныкларым тугач, мин алар белән бергә балачак дөньясына чумдым һәм үзем дә балалар өчен иҗат итә башлавымны сизми калдым, - ди шагыйрә. - Шигырьләрдәге исемнәр, барысы да диярлек, оныкларымныкы. Кристина, Виктория, Роман, Егор - берсе дә уйлап табылган түгел. Шигырь сюжетлары да оныкларым белән булган хәлләрдән килеп чыга.

Карендәшебезнең иҗатында хатын-кыз темасы да зур урын алып тора. Гүзәл затлар - әниләр белән әбиләргә, сөйгән ярларга багышлап язган шигырьләре күп. Нечкә хисләр, көчле мәхәббәт турында да яратып иҗат итә ул. 8 март бәйрәме уңаеннан, Зинаида Кирилловна Татарстан Язучылар берлегендә торган дус хатын-кызлары турында да җылы сүзләр әйтте.

- Берлектә торган үзебезнең уңган керәшен кызлары белән бик яхшы аралашабыз, бер-беребезгә ярдәмләшеп торабыз. Холкым да шундый - дус, тату яшәүне яратам. "Зинаида апа, балалар өчен шигырьләрегез көчле, күбрәк шул темага языгыз", дип Луиза Янсуар киңәш бирде. Шуннан тагын да ныграк әлеге юнәлешкә кереп киттем. Яраткан шагыйрәбез Клара Булатова да иҗатымны югары бәяләп, матур теләкләрен җиткереп тора. Һәрвакыт аның игътибарын тоеп яшим. Һәр яңа китабым чыкканнан соң да, соклануын белдерә ул. Яшь араларыбыз зур булса да, Людмила Аланлы белән бик якын аралашабыз. Бик күп шигырьләремә көйләр язды, хәзер ул җырларны популяр артистлар башкара. Аннан соң, үзебезнең авылда яшәп ятучы Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Валентина Исламова-Брагина белән дә һәрвакыт бергә очрашу-кичәләргә йөрибез. Ул да минем җырларымны шундый матур итеп башкара. Кыскасы, һәрберсенең җылысын тоеп яшим, рәхмәт аларга, - диде Зинаида Захарова.

Күрше әби алмасы

Бакчабыз тулы алмагач,

Алманың татлылары.

Теләгәнен өзеп аша,

Аз гына каты бары.

Ә күрше Динә әбинең

Алмасы кызылрак.

Авыз тутырып ашавы

Булыр күк кызыграк.

Алсулар алар, кызыллар,

Ымсындыра алмасы.

Читән аша керәсе дә

Өзеп кенә аласы.

Уемны Әмиргә әйттем,

Күр, дим, нинди кызыллар.

Кызыл гына түгел әле,

Алар шундый сусыллар.

Сабыр гына көттек төнне,

Караңгы төште озак.

Динә әби бакчасында

Сагалап торган тозак.

Әбинең эте булса да,

Гел бәйдә иде Уңган.

Әби төнгә ычкындырган,

Уңган бакчада булган.

Безне эләктереп алды,

Каты чаба ул, абау!

Ә минем чалбарда хәзер

Алма хәтле зур ямау.

Баш бәясе түгел чалбар,

Ярый исән котылдык.

Коткардылар безне, пәри

Җибәргәндер котырык*.

Пәри котыртмаган булса,

Алмага бармас идек.

Әмир белән гомердә дә

Оятка калмас идек!

* Котырык - коткы, вәсвәсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев