Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бала хәсрәте онытылмас...

Юллар, юллар... Кая гына илтмиләр дә, ниләр генә күрсәтмиләр. Узган елның 23 декабрендә кичке 15.30 тирәсендә М7 трассасының 949нчы чакрымында коточкыч авария була

Балык Бистәсе районы Иванай авылыннан Алабуга шәһәренә баручы “Жигули” водителе, идарәне югалтып, бер уңайдан хәрәкәт иткән “Ауди Q3” машинасына бәрелә. Моның нәтиҗәсендә “Жигули” каршы як полосага ташлана һәм яңадан “Мерседес” грузовигы белән бәрелешә. Бәрелү шулкадәр көчле була, алгы пассажир урынында утыручы 9 яшьлек малай шунда ук җан бирә... Ирле-хатынлы Волковлар һәм 14 яшьлек кызлары төрле тән җәрәхәтләре белән Алабуга больницасына озатыла. Күрәчәктер инде, аларны  алып баручы ашыгыч ярдәм машинасы да юл һәлакәтенә очрый. Машинаның ишекләре ачылып китеп, каталкада ятучы Елена Волкованы 5-6 метр читкә чыгарып ташлый – кулы сына.

 Бу вакыйгаларга тагын да ачыклык кертү максатыннан, әлеге гаилә белән телефон аша элемтәгә кердек. Александр чыгышы белән Иванай авылыныкы булса, Елена Бирдебәкнеке икән.  “Гап-гади көн иде, Иванайга әти-әни янына кунакка кайткан идек. Ниләр булганын минутларына, секундларына кадәр хәтерлим. Улыбыз Максимның бер тавышы да чыкмады, белми дә калды бугай, балакаем. Бернишли алмадык, Ходай берәүгә дә мондый хәлләр күрсәтмәсен”, - дип башлады сүзен тирән сулап Елена. Чыннан да, бала күңеле әллә сизгән инде, ул көнне Максим урамда уйнап туя алмаган, дип сөйләделәр. 

Ире Александр берни хәтерләми, комада да булып ала. Аллага шөкер, кызларына зур зыян килми, җиңелчә бәрелүләр генә ала. “Кулында кап-кара песи иде аның, әллә ул саклады микән”, - ди әнисе. Хәзер кызлары мәктәпкә укырга йөри икән.

– Беренче булып безгә ярдәмгә җырчы Илназ Баһ килде. Каяндыр кайтып килешләре иде бугай. Шунда туктап, безне машинадан тартып чыгардылар. Алда утыручы ирем белән улыбызга гына кагылмадылар, чөнки алар машинага кысылган иде. Ашыгыч ярдәмне дә алар чакырды. Мең рәхмәт аларга. Соңыннан, телефон номерын эзләп табып шалтыраттым үзенә, - дип сөйли Елена.

Ана кеше, бар көчен җыеп, 25 декабрь көнне улын җирләргә кайта... Аннан соң яңадан больницада дәвалануын дәвам итә, йөрәк, кан басымнары белән реанимациядә дә ятып чыга. Александрга, хәле бик авыр булу сәбәпле, Максимның үлемен бер айдан соң гына әйтәләр... “Узган ел онкология белән дә йөрде, врачлар катгый рәвештә, бу хәбәрне әйтмәскә куштылар. Нинди хәлгә дучар булганыбызны ул әле дә хәтерләми”, - ди Елена.

Волковларның икесенә дә өчәр операция булган. Кул-аякларына Еленага алты-җиде айга, Александрга бер елга аппарат куйганнар. Январь азагында больницадан чыгарсалар да, икесе дә әле йөри алмый. Елена коляскага утыргаласа, ире ятып кына тора икән. “Миңа әкренләп аякка баскаларга куштылар. Ике ай басмагангадыр инде, аякның хәле юк әле”,- дип сөйли Лена. Аларны карарга дип, Иванайдан әти-әниләре килгән. 

Волковлар әлегә икесе дә эшкә яраксыз, савыгып бетәргә күпме вакыт кирәк булыр, билгесез. Гаиләнең ипотека түлисе дә бар. Бәлки, Волковларга ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр. Гаиләнең контактлары редакциябездә.

Машинасын да яңаны алырлар, тик менә бала хәсрәте гомергә онытылмас, сәламәтлек тә тормыш итәр өчен иң кирәге.

Кабереңдә бүген ак кар ята.

Өшемиме, балам, тәннәрең?

Сине сагынып әрни, сызлый җаным,

Күз яшьләрем түгәм төннәрен”. – дип, бәргәләнә Еленаның йөрәге. Бу юлларны ул “Вконтакте” челтәрендә язып калдырган.

Без редакциябез исеменнән Волковларның тирән кайгысын уртаклашабыз һәм аларга тиз арада савыгу теләп калабыз. Юлларда игътибарлы һәм сак булыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Алланын мен рэхмэтлэр яусын шушы язманы бастырып чыгарганыгыз очен исэн сау эшлэргэ язсын сезгэ