Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бал Спасын бәйрәм итәбез - хуҗабикәләр колагына

950 ел элек князь Андрей Боголюбский өч: Бал, Алма һәм Чикләвек Спасларын бәйрәм итәргә боера. Шуннан бирле һәр ел саен православныйлар бу бәйрәмнәрне билгеләп үтә башлый. Өстәлдә - алмалар, савытта - бал, шунда ук яңа пешкән икмәк, парларын таратып утыручы бөккәннәр, урман чикләвекләре... Болар барысы да - Спасның матур символлары....

Бал Спасы (14 август) - беренче Спас

Халыкта беренче Спасның Бал Спасы дип аталуы умартачыларның яңа бал аерта башлаулары белән бәйле. Әлеге балны чиркәүгә алып барып аруландыралар. Бу көнне авылда балалар бал ашарга дип умарталыкларга бара торган булган. Беренче Спаста хәтта ярлы кешеләр дә балдан авыз итәргә тиеш саналган. Шулай булган да. Һәркемне кунакка дәшкәннәр. Хатын-кызлар баллы прәннекләр, бөккәннәр, кабартмалар пешергәннәр, бал сылап ашарга коймак өлгерткәннәр. Бу көн Успения уразасы башлануга туры килгәнгә, әлеге ризыклар коры (постный) булган.

Баллы прәннек

Кирәк була: 500 г он, 500 мл бал, ярты бал калагы сода, тәменчә тоз, 50 г кипкән җимешләр. Онны иләп алыгыз. Бал бик куе булса аны әзрәк җылытыгыз һәм шуңа вакланган чикләвек, кипкән җимешләр, шулай укром салыгыз. Әлеге катнашмага болгата-болгата әкрен генә онны кушыгыз.

Әзер камырны бер тәүлеккә алып куегыз. Сүз уңаеннан, әлеге камырны суыткычларда атна буе сакларга һәм кирәк вакытта кулланырга мөмкин. Бик зур булмаган түгәрәкләр ясап үсемлек мае белән майланган табаларга тезегез. Прәннекләр бер-берсенә тиеп тормасыннар. Әйбәтләп җылытылган мичтә 180 г радуста 40 минутлап пешерегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев