Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Багражда Төркия кунаклары

Зәй районының Урта һәм Югары Баграж авыллары халкы бу көннәрдә Төркиядән кунаклар кабул итте.

Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев биографиясе белән тыгыз бәйләнештә әлеге авылларның даны Төркиянең Стамбул университетында да игътибарны җәлеп иткән. Шуның белән бәйле рәвештә уртабагражлылар ипи тоз, якты йөз, милли җыр-биюләр белән тәрҗемәче Фатих Котлу, төрек галиме Абдулкадир Чәкич, язучы Ркаил Зәйдулла, "Сабантуй" журналы баш мөхәррире Айдар Гыймадиевны кабул иттеләр.
Мондый мөхтәрәм делегациянең гади авыл тормышы белән кызыксынуының төбендә Аяз Гыйләҗев иҗаты ята. Телләр буенча фән эшләре белән шөгыльләнүче төрек галиме Абдулкадир Чәкич Аяз Гыйләҗев иҗаты буенча докторлык диссертациясе якларга җыена, ул язучыбызның төрек тәрҗемәчесе Фатих Котлу тарафыннан татарчадан төрекчәгә тәрҗемә ителгән " Өч аршин җир", "Җомга көн кич белән" әсәрләрен укып, язучы яшәгән җирләр белән якыннан танышырга, аны белгән кешеләр белән аралашырга, әсәрләрдә телгә алынган керәшен халкы белән күзгә-күз карап сөйләшергә дип килгән.
Мәртәбәле делегация Урта Багражда язучының әти-әнисе яшәгән йортта, бакча артындагы тау астында Аяз Гыйләҗевның әти-әнисе истәлегенә Баграж халкына рәхмәт йөзеннән төзекләндерткән чишмәдә, әсәрләрендә еш телгә алынучы кызыл яр буенда булдылар. Язучыны, аның әти-әнисен якыннан белгән апалар: Нина Кузьмина, Анна Кондрабаева, Екатерина Тазованы тыңлап, әлеге гаиләнең бик итагатьле, ярдәмчел, ачык, тәрбияле кешеләр булулары турында белделәр. Ә Аяз Гыйләҗевның бала-чагы, мәктәп еллары узган Югары Баграж авылында мәктәп музеенда аның хөрмәтенә әзерләнгән күргәзмәне карап, мөһим мәгълүматларны фотога төшереп алдылар, язучы яшәгән йорт нигезенә аяк бастылар. Соңыннан кунаклар Аяз Гыйләҗевның туган авылы Сарман районы Чукмарлы авылына юл тотты.
"Зәй офыклары" газетасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев