Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бабабыз баһадир иде

Безнең бабабыз Роман Николаев 1898 ел да туа. Гомеренең алты елын ике сугышта үткәрә, ике мәртәбә әсирлеккә төшә - икесендә дә кача. Ике мәртәбә яралана - үзенә бер пуля да тими: берсендә чолганыштан чыккан вакытта сазлыкта батып кала - иптәшләре тартып чыгаралар, ә итеге салынып кала. Кыш көне була бу,...

Безнең бабабыз Роман Николаев 1898 ел да туа. Гомеренең алты елын ике сугышта үткәрә, ике мәртәбә әсирлеккә төшә - икесендә дә кача.

Ике мәртәбә яралана - үзенә бер пуля да тими: берсендә чолганыштан чыккан вакытта сазлыкта батып кала - иптәшләре тартып чыгаралар, ә итеге салынып кала.

Кыш көне була бу, яланаяк кар өстеннән чабарга туры килә - шунда аяк бармаклары өши. Икенчесендә - пулеметчылар ротасына чигенергә боерык килә, ә бу вакытта инде ротадан берничә кеше генә калган була - алары да чигенгәндә егылып калалар. Чөнки немец бертуктаусыз атып тора, бабайның да пулеметы өстенә снаряд төшә, ә үзе бу вакыта зур таш ышыгына туры килә һәм таш кыйпылчыгы эләгеп аның аягын яралый.

1957 елда колхоздан совхоз ясыйлар, 60 яше тулганнарга пенсия бирә башлыйлар. Безнең бабайга ул вакытта 61 яшь була, шунлыктан, пенсиягә чыгу вакыты үткән дип, аны 70 яшькә кадәр эшләтәләр. Бабабыз әле пенсиягә чыккач та 23 ел яшәде. Аның бер теше дә төшмәде, больницаның кайда икәнен дә белмәде. Шулай ук ул бернинди льготадан да файдаланмады, чөнки, әйткәнемчә, пуля яисә снаряд тиеп ул бер мәртәбә дә яраланмаган. Үзе дә ниндидер льготафәлән юллап йөрмәде.

Безнең әби дә, бабай да бик гадел, дини кешеләр иде. Кеше әйберенә кызыкмадылар. Алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бабабыз 1989 елда үлеп китте. Без сугыш китергән газапларны беркайчан да онытырга тиеш түгел. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын.

Нина НИКИТИНА,
Чистай районы, Чуаш
Ялтаны авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев