Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” журналистлар тәрбияли

18 июль көнне “Айбагыр” этносменасы быелга үз эшен тәмамлады. Саубуллашу линейкасында айбагырлыларга Дипломнар һәм истәлекле уенчыклар бирелде. Һәрберсе үз отряды, дәдәй-түтиләре, якынлашып беткән дуслары белән саубуллашып, киләсе елга да килергә ниятләп, өйләренә кайтып китте

16 июль “Айбагыр”га без – "Туганайлар" газетасының редактор урынбасары Ирина Муллина, бүлек редакторы Юлия Губина һәм мин, Милена Новикова – кунакка бардык. Килүебезнең төп сәбәбе – балаларны журналист һөнәре белән таныштыру. “Туганайлар” газетасы этносменаның еш кунагы булып санала. Үзем айбагырчы булган елларда да, газетаның яшь журналистлары лагерьга килеп, үз һөнәрләре белән таныштырып, каләм осталыгыбызны тикшереп, кызыклы уеннар уйнатып китәләр иде. Инде үзем “Туганайлар”ның бер өлешенә әверелгәч, “Айбагыр” тормышын бөтенләй икенче күзлектән күзәттем.

Лагерь территориясенә килеп керүгә үк, балаларның искиткеч матур табигать кочагында яшәүләренә игътибар иттек. Ике ел буе “Айбагыр” лагере палаткалы тормыш алып барган иде. Быел хәл 180 градуска әйләнгән дә куйган! Берсеннән-берсе матур корылмалар, ял итүчеләргә махсус шартлар тудырылган, өр-яңа корпуслар. Заманча уен площадкасы, әле гәүдәне төз тотырга булышучы тренажёркалары да бар. Әх, бер-ике атнага монда каласы иде дә бит...

Мин айбагырчылар белән очрашуны ниндидер дулкынлану һәм түземсезлек белән көтеп алдым. Сәгатьнең уклары уникегә якынлаша башлагач, чаралар уздырыла торган клуб янына юнәлдек. Балалар белән әңгәмәне Ирина Муллина “Журналист кеше кем ул? Заманча дөньяда мәгълүматның роле зурмы?”, – дигән сораулар белән башлап җибәрде. Үзебез генә сөйләп түгел, балаларның да үз фикерләрен ишетәсебез килде. Безнең белән очрашуга бөтен “Кама” лагере балалары килгән иде. Берничә атна бергә яшәгәч, алар үзара якынаеп, дуслашып беткән. Безнекеләрдән калган өч отряд та керәшен тормышы белән кызыксына башлаган икән. Шул сәбәпле, барсы да аңласын өчен, әңгәмәбезне татарча түгел, урыс телендә алып барырга туры килде.

Очрашу кызыклы барды. Балалар без биргән сорауларга үз фикерләрен әйттеләр. Араларында журналистика белән кызыксынучылар да бар булып чыкты.

“Туганайлар” газетасын беләсезме, өйләрегездә яздырасызмы?”, - дип сорагач, сирәк-мирәк кенә кул күтәрүчеләр күренде. 70 бала өчен бу шатланырлык түгел кана. Балалар бүтән газета-журналларны да бик укымый икән. Күпләр газетаның электрон версиясын укуны кулай күрә. Араларында Иван Пугачёв исемле җегет кенә: “Кәгазьдән уку яхшырак. Тегеләй күзләр бозыла”, - дип җавап кайтарды. Басма газетаның киләчәге икеле булып чыга. Бөтенләй дә чыгарылмый башласа, дөрес булырмы, дигәч, балалар бераз уйга калды. “Юк, дөрес түгел”, - дип, үз-үзләренә ышанмый гына җавап кайтардылар. Киләчәк буын басма газетаны кирәкле дип санамаса, аны бастыруда мәгънә булырмы соң?

Озак кына күзгә-күз карашып сөйләшеп алгач, лагерь сүзне үзенә алды. Смена дәвамында лагерьда "Пресс-үзәк" эшләп килде. Монда айбагырчылар лагерь тормышыннан кызыклы мәгълүматлар туплап, үзенчәлекле газеталар чыгарырга тиеш иделәр. Бу көнне алар үз газеталарын презентацияләде. Шуннан соң тикшерү комиссиясе барлык ялгышларны төзәтеп, булачак җурналистларга үз киңәшләрен биреп, иң яхшы газетаны билгеләде. Ул “SKS” отрядыныкы, дип табылды. Айбагырлылар без әзерләп килгән биремнәрне эшләде – отрядлар кечкенә хәбәрләр язды, газетадан пазл җыйды, урысча һәм татарча текстларның хаталарын тикшереп, редактор ролендә булып карады.  Нәтиҗәдә, “SKS” отряды барлык биремнәрне дә тиешлечә үтәп, беренче урынны яулады. “Уңганнар” – икенче, “Утлылар” өченче урыннарны бүлеште.

Очрашу ахырына якынлашкач, балалар ял итәргә, ә без Казанга таба юл тоттык. Уйларыма чумып кайтам. “Айбагыр” быел үзгәргән. Этносмена ачылу тантанасы вакытында айбагырчылар “Туган телебезне, культурабызны, традиция һәм йолаларыбызны яшәтергә!” дип ант бирә бит. Шулай да, тел саклавы лагерьда авырырак бара, күрәсең. Лагерь территориясенә килеп кергәч тә, һәрбер очраган бала “Здравствуйте!” дип каршы ала, “До свидания!” дип озатып кала. Алда әйтеп кителгәнчә, очрашуны да рус телендә алып барырга туры килде. Телебезне сакламыйбыз бит, сизәсезме? Ничәдер ел элек кенә “Айбагыр”да булган һәрбер бала, шул исәптән мин дә, килгән кунакны “Арумысез!” дип каршы ала идек. Бу юлы әлеге җылы сүзне ишетеп булмады. Һәр отрядның үз төсе бар. Алар бер-берсеннән шул төс белән аерылып тора да инде. Тик клубка килеп кергәч тә, үз “Айбагыр”ларыбызны күрмәдек тә, дияргә була. Әйтерсең, монда “Айбагыр” балалары юк, “Кама”ныкылар гына. Кая соң безнең зәңгәр “Суперкряшенcтар”, сары “Утлылар”, яшел “Уңганнар”? Киләчәктә тулы бер лагерьны керәшен балалары сменасыннан гына уздырырга кирәктер.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев