Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр”: милли тәрбия, җан дуслар, онытылмас ял

Халык тәҗрибәсе – гасырлар дәвамында тупланган, буыннан-буынга тапшырылып килгән зирәклек. Ата-бабаларыбызның мәдәнияте, традицияләре белән танышу безгә шул зирәклекне татырга, кабатланмас белем алырга мөмкинлек бирә. Боларның һәммәсе белән дә танышу бала чакта ук башланырга тиеш. Моның өчен балаларга шартлар тудыру мөһим. Мәсәлән, баланы этнолагерьга җибәрү. Шундый этносменаларның берсе – “Айбагыр”.

Быел “Айбагыр” этносменасы икенче дистәсен югары дәрәҗәдә башлап, яхшы нәтиҗәләр белән 11нче сменасын япты. Этносменага килгән 78 бала керәшен мәдәнияте белән тагын да ныклабрак танышкан. “Сменада керәшен мирасына битараф булмаган төрле милләт балалары катнашты. Күбесе – узган елларда да “Айбагыр”га килгән балалар. Исемлекне төзүгә бик җаваплы карадык: һәр бала үзен уңай хис итсен өчен, сменага әзерлек башлангач, алар арасында сораштыру үткәрдек. Ни өчен нәкъ “Айбагыр”га барырга теләүләрен аңларга тырыштык. Балаларның үткән еллардагы сменада үз-үзләрен ничек тотканы да исәпкә алынды”, – диде сменаның педагог-оештыручысы Аида Сахарова. Чыннан да, “Айбагыр”да балаларның тәртипле булулары сизелде. 17 августта без моңа үзебез инандык...

“Туганайлар”дан – этножурналистика серләре

Балаларга этножурналистика буенча мастер-класслар үткәрергә дип, “Туганайлар” редакциясе хезмәткәрләре лагерьга кунакка килде. Баш редактор Юлия Губина балаларны редакциянең эчке тормышы белән таныштырды, ә соңыннан отрядлар аерым станцияләргә – мастер-классларга юнәлде. Барлыгы өч отряд булды: “Питрау”, “Нардуган” һәм “Тройсын”. Беренче станциядә Юлия Губина текстлар белән эшләү осталыгына өйрәтте. Һәр бала үзен корректор ролендә сынап карады: рус һәм татар телләрендәге текстларда киткән хаталарны эзләп табып, төзәттеләр. Икенче станциядә, мин, корреспондент буларак, балаларны хәбәр язу кагыйдәләре белән таныштырдым. Ахырдан балалар каләмнәрен тибрәтеп, үзләрен практик яктан тикшерделәр. Шунысы үзенчәлекле, һәр отряд та әлеге биремгә иҗади карады. “Нардуган”лылар бер-берсенә таянып эшләүләре белән таң калдырды. Эш барышында креатив фикерләү дә әһәмияткә ия: “Тройсын” балалары, хәбәр язудан тыш, әзерләнгән материалларына отрядтан Анжела Чуктиева иллюстрация дә ясады. Араларында киләчәктә журналист һөнәрен сайларга теләүчеләре дә бар. Мәсәлән, “Питрау” отрядыннан Анна Баранова шундый теләк белдерде. Мастер-класс барышында аның бирелгән эшкә җитди каравыннан журналистика өлкәсе белән кызыксынуы аңлашылды. Өченче мастер-классны Алсу Мансурова алып барды. Әлеге дәрестә “Айбагыр”лыларга видеоконтент ясау, кыска клиплар төшерү, монтажлау хакында мәгълүмат бирелде. Очрашу, туган телебездә аралашып, җылы, дустанә мөнәсәбәттә үтте.

Яшь йөрәккә – милли мирас

Унсигез көн дәвамында “Айбагыр” этносменасында керәшен йола-гадәтләре белән кызыксыну, туган телгә мәхәббәт уяту буенча эш алып барылды. Быел, беренче мәртәбә, солдат озату, каз өмәсе, корман боткасы пешерү кебек матур йолаларга игътибар бирелде. Сменада ике төп түгәрәк Лиана түти белән Денис дәдәй тарафыннан оештырылды: балалар этномузыкология һәм актерлык осталыгы нечкәлекләренә төшенделәр. Төрле өлкәгә караган экспертлар да берничә мастер-класс һәм лекция укырга килде. Җырчы Җәкәү йорты балетмейстеры Марина Казакова һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, этномузыколог Геннадий Макаров керәшен тарихы белән таныштырды. Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктән Ирина Муллина кызларны милли муен бизәге – тамакса ясарга өйрәтте, ә Элина Якупова балаларга балчык эшләнмәләренә керәшен орнаменты төшерү буенча мастер-класс уздырды. Шулай ук, лагерьда “Айбагыр чибәре һәм җегете” конкурсы да үткәрелде. “Айбагыр чибәре һәм җегете” исеменә София Самойлова белән Владислав Дувалов лаек булды. Калган катнашучыларның һәрберсе аерым номинацияләрдә җиңүче дип табылды. Аида Сахарова әлеге конкурсның балаларга үз сәләтләрен күрсәтүдә, коллективта үзләрен иркен тотарга ярдәм итүен  билгеләп үтте. Болардан тыш, этносменада башка кызыклы бәйгеләр дә уздырылды.

Мөмкинлекләр территориясе

Капиталь ремонттан соң ишекләрен ачкан “Мирас-Наследие” этнолагеренда балаларга ял итәр өчен яхшы шартлар тудырылган. Отрядларга аерым корпуслар төзелгән, клуб, ашханә, кер юу бүлмәсе, спорт мәйданы һәм, хәтта, медиа-үзәкләре дә бар. Сменада шәфкать туташы гына түгел, психолог та эшли. Балалар һәрдаим лагерь хезмәткәрләренең күзәтүе астында. Шунысы да игътибарны җәлеп итте: берсенең генә дә кулында телефон күренмәде. Лагерьда балаларга телефон көнгә ике мәртәбә генә бирелә. Этносменаның махсус программасы файдалы һәм кызыклы булганга, алар урман һавасын сулап, вакытны күңелле итеп үткәрәләр. “Алдагы елларда да балаларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тырышачакбыз. Киләчәктә балалар өчен ике-өч көнлек форумнар да үткәрергә телибез. Шөкер, моның өчен биредә шартлар тудырылган”, – дип керәшен хәрәкәте планнары белән уртаклашты Аида Сахарова.

Смена координаторы Юлия Дувалова “Айбагыр”ның Татарстандагы милли сәясәттә быел тагын да ныграк танылуын һәм үзенең төпле урынын – “йортын” табуын билгеләп үтте. “Мирас-Наследие” – республикада беренче этнокультура лагеры, һәм аның максаты – безнең төбәктә яшәүче халыкларның милли һәм мәдәни үсешенә ирешү. Шуңа күрәдер дә, безгә – “Айбагыр”га быел аеруча уңайлы булды. Халкыбызның матур җыру-биюләрен “Айбагыр” гына түгел, ә лагерьдагы башка сменалар да теләп, зур кызыксыну белән өйрәнде. Чөнки, “Мирас”ка төрле халыкларның милли мәдәнияте белән кызыксынучы балалар җыелган. Шундый талантлы төрле милләт балаларын яшьтән үк бергә җыеп, махсус тәрбия бирү, толерантлык һәм мәхәббәт орлыклары салу киләчәктә республикабыз тормышында, һичшиксез, эзсез калмаячак. “Мирас-Наследие” лагерена һәм республиканың “Лето” үзәгенә рәхмәт белдерәм. Шулай ук, зур рәхмәтләрем – этносменабызның вожатыйларына һәм педагог-оештыручы Аида түтигә. Һәркайсы үз эшенең чын остасы. Керәшен мәдәниятен белмичә, яратмыйча, без моны башкарып чыга алмас идек. Ата-аналарның ышанычын акларга тырышабыз, алар белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ә “Айбагыр” балалары – иң тәртипле һәм мәхәббәтле. Унсигез көн дәвамында без зур тату гаилә булырга өлгердек. Балалар бер-берсе белән нык якынайдылар, дуслар таптылар. Безгә булган ышанычлары, инициативаларны хуплаулары һәм матди ярдәмнәре өчен керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасына да рәхмәт”, – дип сөйләде Юлия Дувалова.

Сүз уңаеннан, “Бәрәкәт” керәшен яшьләре бүлеге “Айбагыр”ның киләсе елда буласы сменасы өчен грант язарга керешкән. Бу елгы смена да дәүләт тарафыннан бирелгән субсидия ярдәмендә уздырылды.

Ата-аналардан кайтаваз

20 август көнне сменаны ябуга багышланган бәйрәмнең тантаналы өлешендә балаларны һәм вожатыйларны бүләкләделәр. Шуннан соң, концерт булып, һәр отряд матур итеп чыгыш ясады. Бәйрәм җиргә тезелгән шәмнәр яктысында “Мирас”ка һәм бер-берсенә матур теләкләр әйтү белән тәмамланды.

 “Айбагыр”дан кайткан балаларның ата-аналары WhatsApp кушымтасындагы төркемнәрендә үз фикерләре, хис-тойгылары белән уртаклашты.

Гүзәл СТЕПАНОВА, Сарман районы:

– “Айбагыр” коллективына зур рәхмәтемне белдерәм! Юля, Аида, Анна түтиләргә һәм Денис дәдәйгә аеруча рәхмәтлемен. Улым үзенең “Айбагыр”да ял итүенә, яшьтәшләре белән танышуы белән бик бәхетле. 2023 елда да сезгә килергә телибез.

Алсу ПОЛЯКОВА, Казан шәһәре:

– Күңел биреп, эшегезне югары дәрәҗәдә башкаруыгыз өчен рәхмәт! “Айбагыр” – балаларыбыз өчен әйтеп бетергесез тәҗрибә. Алдагы елларда да эшләрегез уңышлы булсын!

Любовь ШИШКОВА, Чистай районы:

– Балаларыбыз канәгать! Унсигез көн эчендә сезне яратырга гына түгел, тату бер гаилә булырга өлгердек. Барысы өчен дә рәхмәт! Киләсе елда да “Айбагыр”да очрашырга насыйп булсын.

Лариса КУЗЬМИНА, Балык Бистәсе районы:

– Смена тәмамланса да, балалар аралашуын дәвам итә. Баламның күп дуслар, танышлар табуына бик сөенәм. Лагерьдан кайткач, аның тәртибе яхшы якка үзгәрүен сиздем, үсеп тә киткән. Мастер-классларда өйрәнгән җырларын өйдә дә җырлап йөри. Моңарчы өйдә май белән макарон гына ашый иде, лагерьда, хәтта, дөрес тукланырга өйрәткәннәр.

Зур хезмәтегез, балаларга булган мәхәббәтегез өчен, рәхмәт сезгә. Киләсе елга тагын барырга тели. Алла боерса, ике балабызны да сменага җибәрәчәкбез.

Людмила АНДРОВА, Сарман районы:

– Оештыручыларга зур рәхмәт! “Айбагыр”да беренче генә ял итүебез түгел. Елдагыча, смена югары дәрәҗәдә оештырылган. Кызыклы очрашулар, мастер-класслар балада бары тик җылы тойгылар гына калдырды. Лагерьдан кайтуга, киләсе елда буласы сменага кадәр үтәлергә тиешле план төзелде: милли кием тегү, думбрада уйнарга өйрәнү, җырлар ятлау максат итеп куелды. Киләсе очрашуны зарыгып көтәбез!

Елена ГРИБАКОВА, Казан шәһәре:

– “Айбагыр”ны оештыруда катнашкан һәркемгә зур хезмәте өчен рәхмәт әйтәм. Баланы сменага борчылмыйча җибәрдем, чөнки лагерьда тәҗрибәле, үз өлкәсенең осталары эшләвен беләм. Махсус төзелгән программа да балаларга күңелсезләнергә вакыт калдырмаган, балалар “Айбагыр”ны бары тик җылы хисләр белән искә алалар. Соңгы очрашу булмавына ышанам.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодецлар нинди кунелле нинди матур коннэр Будды балалар рэхалэнеп ял итепкайттылар ,минем внучкам ике ел рэттэн барды шатланып кунеле булып кайтты оештыручыларына мен рэхмэт алдагы еллардада шулай булсын иде