Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” лагерена керәшен этникасы белгече Валентина Максимова килде

Бүген “Айбагыр” этнолагереның дүртенче көне.

Республика буенча җыелган 70 бала Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында рәхәтләнеп ял итә, халкыбызның культурасы, этникасы буенча белемнәрен арттыра.

Кичәге көн лагерьда театр һәм кино сәнгатенә багышланган. Балаларга актерлык осталыгы буенча мастер-класслар уздырганнар, театральләшкән тамашалар, чыгышлар ясаганнар. Соңыннан балалар кызыл келәмнән узып, “Оскар” стилендә бүләкләү чарасында катнашканнар.

Бүген “Айбагыр”да “Җаваплы көн”. Иртән этносменага керәшен этникасы белгече Валентина Максимова килгән. Ул балаларга керәшеннәрнең баш киемнәре һәм сакланып калган тамгалары турында сөйләгән. Әлеге минутларда айбагырлылар костюмнар конкурсына әзерләнә. Шулай ук, балалар халкыбызның киенү культурасына багышланаган интелектуаль викторина сорауларына да җавап эзлиләр.

Айбагыр” этносменасы вожатыйлары редакциябезгә фотолар җибәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев