Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” этносменасы эшенә нәтиҗә ясалды

Бүген, 19 август көнне, Казанда Керәшен мәдәнияте үзәгендә “Айбагыр” этносменасының нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

Анда Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, смена координаторы Юлия Дувалова, педагог-оештыручы Алёна Кудряшова һәм вожатыйлар — Владислав Агапов, Артур Сәләхиев, Диана Алексеева, Ирина Тимофеева, Кирилл Чернышев, Аида Сахарова һәм аларның ярдәмчеләре Павел Афанасьев, Алмаз Кадыров, Диана Сафаровалар катнашты.

Киңәшмә барышында, быел сигезенче тапкыр уздырылган “Айбагыр” этносменасының уңай һәм тискәре яклары турында сөйләшелде.

“Айбагыр”да быел да сәләтле, тәртипле һәм халкыбыз тормышына битараф булмаган балалар ял итүе турында искәртелде. Алар Татарстанның төрле районнарыннан килделәр. Әзерләнгән чаралар кызыклы һәм балалар тарафыннан зур игътибар белән узды, диелде. Шулай ук, вожатыйлар да үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкарды, дип басым ясалды. Шулай да февраль аенда тагын "вожатый мәктәбе" оештырырга, дигән сүзләр дә әйтелде.

Оештыручылар һәм вожатыйлар сменаның уңышлы узуында Мамадыш администрациянең дә ярдәме зур булуын ассызыклады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев