Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ару гына торасызмы?

Лариса Басырова, җырчы: - Быел җәй сизелми узды да китте. Берничә авылда Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрендә чыгыш ясадым. Беренче тапкыр Теләче районының Петровский авылында булырга туры килде. Халык күп иде, җылы каршы алганнары өчен, зур рәхмәт аларга. Аннан соң җәйге өч айда Түбән Кама шәһәренең район мәдәният йортында художество җитәкчесе булып...

Лариса Басырова, җырчы:

- Быел җәй сизелми узды да китте. Берничә авылда Сабантуй, Питрау бәйрәмнәрендә чыгыш ясадым. Беренче тапкыр Теләче районының Петровский авылында булырга туры килде. Халык күп иде, җылы каршы алганнары өчен, зур рәхмәт аларга. Аннан соң җәйге өч айда Түбән Кама шәһәренең район мәдәният йортында художество җитәкчесе булып эшләдем. Анда оештырылган барлык чаралар да минем җаваплылык астында узды. Яхшы эшемне күреп, Түбән Кама районының башкарма комитеты мәдәният идарәсе Мактау грамотасы һәм район мәдәният йорты Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Җәен балалар Лидия әбиләрендә рәхәтләнеп ял иттеләр. Аллага шөкер, үсеп, көч туплап, каникуллардан соң, яңа уку елын башлап җибәрделәр. Быел улыбыз Тимур җиденче класска, кызчыгыбыз Әминә - алтыга китте. Алар да музыкага тартыла. Тимур гитара һәм удар инструменлар буенча дәресләргә йөри, ә Әминә фортепианода уйный, вокал белән шөгыльләнә.

Валерий Шрыков, Мамадыш районы Шәдче авылы җирлеге башлыгы:

- Җирлектә әле урып-җыю эшләре төгәлләнмәде. Күп итеп печән, саламнар әзерләп, авыл халкын кышлык запас белән тәэмин иттек инде. Муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган конкурста җиңү яулап, Республика көнендә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов "Шевроле Нива" машинасы ачкычлары тапшырды. Бик куанычлы хәл бу. Быел республика этабына 200 гариза килгән булган. Бәяләү муниципаль берәмлек составына кергән торак пунктлар саны, район үзәгеннән ераклыгы, бер кешегә ел саен сафка кертелә торган торак күләме, урыннарда кече һәм урта эшкуарларга ярдәм итү программаларын гамәлгә ашыру барышы, гражданнарның үзләрен эш белән тәэмин итүләре һәм башка күрсәткечләр буенча алып барылды. Халыктан җыелган үзара салым акчасына Шәдче җирлегенә караган җиде авыл урамнарындагы утларны светодиод лампаларга алмаштырып, кирәк җиренә өстәп тә чыктык. Кичләрен авыллар ялт итеп тора.

Үземә килгәндә, җыр сәнгатеннән аерылып бетә алмыйм. 7 октябрь көнне Казанда узачак "Керәшенчә винегрет" концертына ике керәшен җыруы әзерләп йөрүем. Германиядә яшәүче апам инде күптәннән кунакка чакыра. Авылда эш күп бит, һаман җыенып чыгып китә алмыйбыз. Аллага шөкер, улларыбыз да үсеп беттеләр. Икесе югары уку йортларында белем алалар, кечкенәсе 10 класска китте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев