Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Апрельнең беренче ункөнлегендә Татарстан елгаларында боз шартлатачаклар

Апрельнең беренче ункөнлегендә елгаларда боз шартлату эшләре уздырылачак. Бу хакта Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.

"Боз тыгылу куркынычы янаган урыннарда апрельнең беренче декадасында елгаларда боз шартлату эшләре үткәреләчәк. Хәзерге вакытта 14 районда шартлату эшләре үткәрүгә гаризалар бар. Халыкка вазгыять буенча хәбәр җиткереп бару өчен, ашыгыч рәвештә хәбәр итү системасы файдаланылачак. Сулыкларда су күләмен күзәтеп тору 34 гидропост һәм кече елгаларда вакытлыча эшли торган 98 пост тарафыннан башкарыла", - дип белдерде Суржко.

Татарстан буенча Гидрометеорология станцияләре идарәсенең Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь Куйбышев сусаклагычында суның нормадан 3,5-4 метрга артыкбулуын әйтте. Шуңа күрә, аның сүзләренчә, ташуның кызган чорында аңа коючы елгаларның тамак өлешләрендә су ярларыннан ташып агуы ихтимал. "Беренче чиратта, бу Сумка, Зөя, Казансу, Мишә, Нократ, Чишмә, Зәй елгалары", - диде ул.

ИА "Татар-Информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев