Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җаны жомакта булсын

Олгаеп та барабыз, сирәгәеп тә барабыз, дигәндәй туган якларга - Зәй якларына бик сирәк кайтабыз, йә мәшәкать, йә чирләп тә китәбез. Якташыбыз, романнар авторы Иван дәдәй улы Гурий Тавлинны туган авылында искә алу мәжлесе булган икән. Зәй ягыннан чыккан мәшһүрләребез бу турыда хәбәрдар түгел иде. Кызганыч, Халык артисты Николай Дунай...

Гурий дәдәй белән без якыннан таныш идек. Мәһабәт-төз буйлы, пөхтә киенгән, күкрәгенә орден-медальләр таккан Гүри дәдәй холкы белән дә, үз-үзен тотышы белән дә тыныч-сабыр холыклы иде, затлы кеше иде, мәрхүм. Татарстанның мәдәният хезмәткәре Гүри дәдә җитмеш өч яшендә вафат булды. Авыр турагы җиңел булсын, гүре нур булсын.

Аның "Алгы сызыкта", "Йолдызлар белән янәшә", "Афәт" исемле әсәрләре басылып чыккан иде. Аның планнары зурдан иде. Аның өч-дүрт романы әзер булып, ул керәшеннәр турында яңа роман яза башлаганлыгы турында сөйләгән иде. Аяныч ки, ул кулъязмаларны эзләп карасак та алар табылмады. Без аның белән "Мәдәни җомга" мөхәрририятендә соңгы тапкыр сөйләшеп утырган идек. Без тагын да иркенрәк сөйләшергә һәм аның кулъязамалары барлар өчен тагын очрашырга сүз куешкан идек, мин Һамбург шәһәренә йөрәккә операция ясатырга китеп бардым, Гури дәдә мөхөрририяттә очрашканнан соң озак тормаган, вафат булган. Бу - 1996 ел иде.

Сүз иярә сүз чыккач, якташларымның һәм Зәй мәдәният бүлегенең колагына гына әйтим әле. Зәй төбәгенең Түбән-Биш урта мәктәбе оешканга 66 ел тулды. Бу мәктәпне тәмамлаган бик күп атаклы механизаторлар, терлекчеләр, Дан ордены кавалерлары, атаклы артистлар, шагыйрьләр, галимнәр, профессорлар күп, исәннәре дә бар әле, шөкер. Мәктәпне ябып куйганчы, әйдәгез, бергә җыелу йоласын яңартып алыйк әле! Халык та канәгать калыр, безгә дә туган якка кайтып килү яңа сулыш алу белән бер булыр иде.

Бер Бишавыл мәктәбендә генә түгел, башка мәктәпләрнең дә үз каһарманнары бар, лабаса. Бездән күрмәкче, башка мәктәпләр дә бу йоланы күтәреп алыр, дип өметләнәм.

Якташларымны, "Туганайлар" гәзитен чыгаручы каләм осталарын һәм бу гәзитне алдыручы барча ыруларны да Тавык елы - Яңа ел белән котлыйм.

Рабит БАТУЛЛА,

язучы,

җәмәгать эшлеклесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев