Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Анна түти китап чыгарды

Анна Колчеринаның «Керәшен зиннәтләре" дигән китабы чыкты. Китапка кереш мәкаләне Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев язган.

Хөрмәтле җыр сөюче дустым!

Синең кулыңдагы бу җыентыкка халкыбызның энҗе бөр­текләренә тиң язмалар тупланган. Җуймасаң иде син бу эн­җеләрне. Күңелеңә сал һәм балаларыңа, туганнарыңа, дус­ларыңа, якыннарыңа өйрәт. Әби-бабаларыбызның безгә мирас итеп калдырган бу җыруларында җан авазы, йөрәк җылысы, рухы, кичерешләре, тормыш рәвеше саклана. Гаҗәп моңлы, кешелекле, күңелләргә бик тә якын 24 керәшен җырын эченә ала бу җыентык. Алар сине сөйләп кенә аңлатып бетереп бул­мый торган керәшен туйларына, кичке уеннарына алып керер­ләр. Үзеңне пар атларда кыңгыраулар чыңлатып, җырлап килүче кодаларны каршы алгандай хис итәрсең. Безнең туган илебезнең матурлыгы, гүзәллеге турында сөйлиләр бу җырулар. Син үзең дә сизмәстән Агыйдел, Мишә, Эзәй, Игәнә буйларына килеп чыгарсың.

«Безнең ил сандугач сайрар җир,

Безнең ил гөлчәчәк арасы», -

дип юкка гына җырламый минем халкым. Чөнки ул илнең дә, теленең дә кадерен белгән. Иленең гүзәллеге, теленең бөек­леге, халкының бердәмлеге гореф-гадәтләрнең асыл икәнлеген данлап, гаҗәеп матур җырлар тудырган. Бу җырлар сине дул­кынланып, тибрәп торган түгәрәк уеннарга алып чыгар. Әгәр дә син бу җырларның моңына, сүзенә, эчтәлегенә тирәнрәк үтеп керә алсаң, үзеңнең нинди асыл нәселдән икәнлегеңне аңлап горурланырсың. Гомер-гомергә бер-берсен аңлый, данлый белгән минем халкым. Туганлык хисе керәшеннәр өчен иң изге, кадерле тойгы, йола ул. Бу җыентыктагы җырларда да туганлык сүзе тирән мәгънәдә кулланыла. Нәкъ менә шул туганлык хисләрен, бердәмлекне саклау һәм кадер­ләү, бер-береңне якын итү, олылау - безне берләштерә, туганлаштыра торган ныклы факторлар. Кайсы гына якта яшәсәк тә, җыруларыбыздагы бу сүзләрне онытмыйк:

«Без дәй барыбыз да бер дәй туган,

Беребез өчен беребез үләек».

Бу җыентык миңа тагын шул ягы белән бик тә ошый: мондагы җырлар ноталары белән бирелгән. Бу инде җыр сөючеләр өчен бигрәк тә сөенечле һәм кыйммәтле, тарихи бүләк. Бу җырларны җыеп, туплап, сөйгән халкына кайтаруы өчен, бар гомерен халкыбызның борынгы җырларын пропагандалауга, халкыбыз­га җиткерүгә багышлаган сәхнә ветераны Анна Игнатьевна Колчерина һәм шул җырларны ноталарга салучы музыкант, педагог Роза Ивановна Тимофеевага эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Бу энҗе бөртекләренә тиң җырларыбыз күңелләребезне, җаннарыбызны чистартып, җылытып безне бер-беребезгә якынайтып, туганлаштырып торсыннар иде.

Җырлашып яшик, туганнарым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фольклор яңа китап керәшен җырлары Анна Колчерина керәшен фольклоры