Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алиса СПИРИДОНОВА: "Керәшен яшьләре форумына әзерләнәбез"

Алиса СПИРИДОНОВА, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе:

- Ару гына торабыз! Декабрь аенда керәшен яшьләре белән "Бәрәкәт"нең сигез еллыгын бәйрәм иттек. Аннан соң отпуск алып, "Туым жондозы" фестивален үткәрергә көч җыеп кайттым. Күргәнегезчә, фестиваль-конкурсыбыз быел үзенең унъеллык юбилеен уздырды, бик матур бәйрәм булды!

Январь башында "Божий народ-кряшены" трилогиясен төшергән Мәскәү режиссёры Наталья Гудылина белән Мамадыш районы буйлап Рождество, Нардуган бәйрәмнәре күренешләрен яңа фильмга төшереп йөрдек. Җәйгә таба, бәлки, киносын да карарбыз.

Алда планнар зурдан. Февраль уртасында "Төрки яшьләр фестивале"нә барып кайтасы бар. Аннан соң инде ныгытып үзебезнең керәшен яшьләре форумына әзерләнә башлаячакбыз. Быел ул дүртенче тапкыр узачак. Чарага республикабызның һәр төбәгеннән - шәһәр-районнардан халкыбызның тарихы, этник культурасы, мәдәнияте, язмышы белән кызыксынучы һәм бу юнәлештә актив эш алып баручы яшьләребезне чакырачакбыз. Бергә очрашып, тәҗрибәләр белән уртаклашып, киләчәккә яңа планнар корачакбыз. Моннан кала, кызыклы очрашулар, файдалы мастер-класслар да узачак. Форумның көннәрен билгеләдек. Чара 12-15 апрельләрдә, Россия Президентының грантлар Фонды ярдәмендә уздырыла. Программасын оргкомитет белән әлегә уйлыйбыз. Идеялар бик күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев