Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алиса Спиридонова: "Бәхетемнең эталонын әти белән әнидә күрәм"

Бүген, 20 март - Халыкара бәхет көне. Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Ә менә хатын-кызның бәхете нәрсәдә икән? Биек түрә утыргычындамы, әллә, өй тутырып уйнап йөргән балалар анасы булудамы? Бу сорауга "Бәрәкәт" керәшен яшьләре берләшмәсе җитәкчесе Алиса Спиридонова җавап бирде.

Бәхетлелек эталонын әти белән әнидә күрәм Алиса Спиридонова - "Бәрәкәт" керәшен яшьләре берләшмәсе җитәкчесе:

- Хатын-кыз бәхете инде ул - лотерея билеты кебек: нинди билетны тартып чыгарасың бит. Бәхетле билет эләксә, тормыш итүе дә, балалар үстерү дә, хезмәтеңне башкару да майлап куйган шикелле генә бара. Андый билет эләкмәсә, үз-үзеңә генә ышанырга, янәшәңдәгене дә тартып барырга туры килә. Монысына да борчылырга кирәк түгел: бөтен нәрсәне үзең кайгырткач, башкаларга салынмагач, үз-үзеңә хөрмәт арта. "Мин бит моны булдырдым!" - дисең. Икенче юлысында инде җиңелрәк була. Шулай үз-үзеңне яратырга өйрәнәсең. Тормыш иткәндә, нәкъ әнә шул - үз-үзеңне ярату сыйфаты җитеп бетмәгәннәр интегә, диләр бит.

Хатын-кызның урыны плита янында, дип расламасам да, күбрәк вакыты семьяда, өйдә үтәргә тиеш, дип саныйм. Хатыннар гына түгел, ирләр дә вакытларын семьяга җитәрлек бүләргә тиешләр. Минем әти-әнием икесе дә "бик занятой" кешеләр, шулай да, без үскәндә, шул юк вакытларыннан "урлап", безгә өлеш чыгардылар. Ул вакытны "урлау" аларга ничек кыен булганын хәзер үзем үсеп җиткәч кенә аңлыйм. Бәхетлелек эталонын әти белән әнием мисалында күрәм. Әнием әтием турында: "Кызлары, туганнары өчен җан атучы, теләсә нинди мәсьәләдә бөтен җаваплылыкны үз өстенә алучы, ышанычны аклаучы таянычым, мине ярты сүздән аңлаучы фикердәшем, көр күңелле ирем - миңа бу дөньяда Ходай тарафыннан җибәрелгән иң зур, затлы бүләк", - дияргә ярата. Әтием кебек кешене юлыма чыгарсын, дип сорыйм Ходайдан. Тик минем әти кебекләр юктыр шул инде ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев