Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алёна Киселёва: "Көзен чәчләрне аеруча сакларга кирәк"

13 сентябрь – Парикмахерлар көне

Бу профессияне белмәгән, аның хезмәте белән кулланмаган кеше юктыр, мөгаен. Кыйбатлы, матур причёскалар ясатырга түгел, гади генә чәчне кистерү йомышы белән дә парикмахерларга мөрәҗәгать иткәнегез булгандыр. Бу борынгы профессия. Шулай булмыйча, чәч бит табигый нәрсә. Иң беренче чәчтараш сәнгате билгеләлере безнең эрага кадәр II гасырларда Мисырда табыла.  Борынгы Мисыр халкы төрле чәч һәм тырнаклар буяган, тәненең халәте турында да кайгыртырга онытмаган. Мисырда парик ясау сәнгате дә булган. Аларны папирус, тукыма, хайван йоннарыннан эшләп, төрле төсләргә буяганнар. Мисал өчен, Фараон хуш исле май белән сеңдерелгән тасмалардан үрелгән парик кигән икән. Мисырлыларда да чәчкә көдрә ясау булган. Матур бөтерчекләр барлыкка китерү өчен, борынгы мисыр халкы агач таякларга чәчләрен бәйләп туфрак белән ябыштырганнар. Чәч кипкәч, пычрак туфрак коелып төшкән. Бигрәк кызык. Хәзер мондый ысул белән чәч ясасалар бик кыргый, сәер булыр иде бит, әйеме?

Парикмахер сүзе “Perückenmacher” дигән алман сүзеннән алынган. Ул париклар ясаучы остаз дигәнне аңлата. Германиядә бу сүз күптәннән кулланылмый, искергән германизмнар булып санала. Бездә исә әлеге сүз ныклап тамыр җәйгән, әле дә киң кулланышта.

Хәзер парикмахер һөнәре башкача яңгыраш алып, популяр профессияләрнең берсенә әверелде. Моңа гаҗәпләнәсе түгел. Бу һөнәр безнең матурлык, элегантлык, яхшы кәеф сүзләре белән ассоциацияләнә бит.  Әлеге дата уңаеннан мин заманча ысуллар белән чәч ясаучы Казан шәһәреннән парикмахер-стилист, керәшен кызы Алёна Киселёва белән әңгәмә кордым. Ул чәчәләрне карау буенча киңәшләрен бирде.

“Профессиямне сайлаганда, башка уку йортларын карап та утырмадым. Чөнки парикмахер булу балачактан килгән зур хыялым. Мәктәпне тәмамлагач, әниемнең киңәше буенча, Казан шәһәренең кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенә укырга кердем. Ә инде 2015 елда хыялым, ниһаять, чынга ашты. Мин парикмахер-стилист булып эшли башладым. Әтием дә сайлаган һөнәремне хуплады. “Синең һәрчак эшең булачак. Парикмахер ул стомотолог һәнәренә тиң. Теш гел бозыла, ә чәч гел үсеп тора.”, - дип әйтте ул миңа. Әтиемнең сүзләрен һәрчак истә тотып йөрим.

Хәзерге вакытта 3 еллык стажым бар. Бу өч ел тормышыма шактый үзгәрешләр кертте. Тулысынча үзгәрде дисәм дә, ялгыш булмастыр. Карьерамны гади эшче булып башласам, ярты ел элек шәхси студиямны ачтым. Анда миннән кала 3 кыз эшли. Берсен “Авито”да булган игълан буенча чакырдым, икенчесе дус кызым, өченчесе башка студиядан килде. Эшемне башлаганда авырлыклар белән очрашырга туры килмәде. Яратып башкарган эштә авырлыклар сизелмидәдер ул, мөгаен. Парикмахер бит ул ике төрле профессияне үзенә туплаган. Кайвакыт оста психолог та булырга туры килә. Кемдер үзенең эчке халәте, серләре белән бүлешергә килә, кемдер матурлык артыннан. Клиентларга килгәндә, безгә 17-70 яшьтәгеләр йөри. Араларында студентлар да, вуз укытучылары да, таксистлар да, пешекчеләр дә, танылган җырчылар да бар. Аларга тиешлечә, заманча таләпләргә туры килгән хезмәт күрсәтү өчен, квалификациямне һәрчак күтәреп торам. Заман үзгәрә, мода алга бара бит.

Көзге чорга аяк бастык. Шуны әйтәсе килә һәр сезонда чәчне төрлечә карарга кирәк. Җәйне бер төрле препаратлар, маскалар куллансаң, көз көне алардан баш тартырга кирәк! Көз – салкын тиюләр, иммунитетның зәгыйфьләнгән вакыты. Бу чорның төп  проблемалары: чәчнең ватылуы, очлар аерылуы, интенсив коелу, җәйге кояш нурлары нәтиҗәсендә барлыкка килгән корылык.

Беренче чиратта чәчне тукландыру турында уйларга кирәк. Моның өчен сотавына файдалы ингредиентлар кергән cульфатсыз шампуньлар, табигый майлар кулланырга тәкъдим итәр идем. Майларга килгәндә үзегезгә туры килгәнне сайлагыз. Табигый майдан зыян килми, дип уйлау, дөрес түгел. Чөнки бөтен май да туры килмәскә мөмкин. Кулланыр алдыннан аллергик реакциягезне тикшереп карагыз. Аллергия булмаган очракта гына, куркусыз тотынырга була. Һәрбер майның да үз функциясе бар. Кастор һәм тигәнәк тамырларыннан ясалган майлар, мәсәлән, күбрәк коры тиреле кешегә туры килә. Икенчедән, чәчләрне сәламәтләндерү өчен тышкы яктан гына түгел, эчке яктан да дөрес туклану кирәк. Кеше организмына  тиешле дәрәҗәдә витаминнар һәм минераллар керергә тиеш. Бу калий, йод, селен, А, Е витаминнары. Көндәлек рационыгызга карабодай, гөмбә, йомырка, тавык, төрле диңгез продуктлары, сарымсак, суган, кишер, диңгез кәбестәсе, күрәгә җимеше, астерхан чикләвеге, арахисны кертегез. Җәйге чорда “2 в 1” косметик препаратлар кулланаска киңәш ителә. Көз көне комплекслы карау өчен бер линиядән аерым шампунь, бальзам, маска куллансагыз яхшы. Кислородлы продукциягә өстенлек бирсәгез дә була. Агрессив җылылык йогынтыларын киметегез – фен, плойка белән кулланмагыз. Чәч  табигый рәвештә кибергә тиеш! Суыклык һәм җил – сәламәт, матур чәчләрнең дошманы. Көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен, баш киемен онытмагыз. Башлыксыз йөрү матур булса да, сәламәтлеккә зыян. Көзен вакытлыча булса гына да чәчләрне буямыйча торыгыз, яки аммиаксыз буялар кулланыгыз.

Чәчләрне сәламәтләндерү өчен ботокс, кератин, нанопластика, ламинирование да кулланалар. Мин үзем күбесенчә шул техникалар белән эшлим. Ботоксны кешеләр күбрәк кератин ярдәмендә чәчләрне тигезләү белән бутыйлар. Ботокс – ул чәчне тигезләү түгел, сәламәт рәвешкә китерү.

Ботокс протеиннар, аминокислотлар, гидролизлы кератин ярдәмендә чәчләрне күзәнәкләр дәрҗәсендә тергезә, УФ-дулкыннарыннан саклый, чәчкә табигый төсен кертә. Нәтиҗәсе ике-биш айга җитә. Кератин исә, озаграк вакытка чәчне тигезләүгә юнәлдерелгән. Нәтиҗәсе 3-5 айлык. Шулай итеп, ботокс эчке яктан, кератин тышкы яктан сәламәтләндерә. Ботокс, кератин зыянлы дигән сүзләр йөри. Минем уйлавымча, бу алай түгел. Мисал өчен, бер клиенткам миңа шактый юка чәчләр белән килгән иде. Ярты ел буе чәченә ботокс процедуралары үткәрдек. Нәтиҗәсе бик сөендерде. Ярты елдан чәчләре сәламәтләнде һәм матурланды."

Мода, белгәнебезчә, һәрдаим үзгәреп тора. Ул үзгәрүчән, килгән заманга яраклашучан. Шуңа күрә алда ниләр булуын, әйтүе авыр. Әлегә көтеп торыйк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев