Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Альбина “йолдызчыклары”

Социаль челтәрләрнең берсендә авылдашым, күршем (Питрәч районы, Керәшен Сәрдәсе авылы) Альбина Фадееваның керәшен киеменнән киенгән балалар белән төшкән фотосын күреп шатланган идем. Шундый матур киемнәр кигән бәләкәчләрнең кемнәр, кайда, нишләп йөрүләрен сорашып белешәсем килде. Альбинага шалтыратып, сорауларыма җавап та таптым.

Альбина Александровна Питрәч районының 2 нче номерлы "Айгөл" балалар бакчасында инде сигез ел татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып эшли. Узган елның ноябрь аенда бакчага йөрүче балалар белән "Моңлы тамчы" ансамбле оештырып җибәргән. Әлеге ансамбльне оештыру планы көтмәгәндә, уйламаганда килеп туган. "Балалар бакчасында тәрбиячеләр белән чираттагы конкурска әзерләнеп йөрибез. Бер бала килеп: " Бу нинди уен? Нинди матур костюм кидегез?"- дигән сорау бирде. Менә шунда минем башыма балаларны керәшен культурасы, традицияләре, искиткеч матур җырлары белән таныштырырга кирәк, дигән уй килде", - дип сөйли Альбина.

Эшлим дигән кешегә эш карышмый, диләр бит. Әлеге уйларын озакка сузмыйча тормышка ашырырга тотына Альбина. Иң беренче итеп керәшен костюмнары тегәргә булалар. Әнисе, Сәрдәнең "Чулпы" ансамбле солисты Ракыя җиңги (Никитина) белән киңәш итеп эшкә дә тотыналар. Бар кирәк-ярак әйберләрне үз акчаларына алалар. Тамаксалар, баш киемнәренә кадәр үзләре тегеп-ясап куялар. Алъяпкычлардагы чәчәк-гөлләрне киленнәре Марина чигә. Менә шулай, "семейный подряд" белән, балаларны курчактай итәрлек костюмнар килеп чыга.

Икенче эш итеп, "Питрәч районы керәшеннәренең йолалары һәм гореф-гадәтләре" дигән түгәрәк программасы төзи ул. Аңа рецензия алып, шул программа белән әкрен генә эшкә тотына. "Балалар белән "Станок", "Түгәрәк уен", "Кыр үрдәге" керәшен җырларын өйрәндек инде. Түгәрәккә керәшен балалары гына түгел, башкалар да яратып йөри. Алар минем "йолдызчыкларым",- ди Альбина. Менә шулай итеп, 6 -7 яшьлек биш сабыйдан торган "Моңлы тамчы" ансамбле оеша.

Балалар бакчада үткәрелгән төрле чараларда һәм бәйрәмнәрдә керәшен җырларын бик теләп башкаралар. Үзе дә җырга оста А льбина күңелендә йөрткән моңнарын балаларга сала. Әле яңа гына халык каршына чыккан балаларның инде беренче җиңүләре дә бар. Мин күргән фотоларында "Питрәч йолдызчыклары" конкурсында "Станок" җыры белән катнашып, дипломат исеме алып йөрүләре булган икән.

Молодец, Альбина. Уңышлар сиңа!

Евдокия ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев