Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полян иман йортлы булды

Бүген Балык Бистәсе районы Алан-Полян авылында часовня ачылды.

Ачылу тантанасы келәүдән башланды, аны Казаннан протоиерей Павел Павлов, Балык Бистәсеннән отец Александр Маслов, Алексеевскидан отец Павел Чурашов, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсеннән отец Димитрий Сизов һәм Геннадий Сизовлар үткәрде. Балык Бистәсе районы администрациясе башлыгы Илхам Валеев, Шеморбаш авылы җирлеге башлыгы Исмагыйль Сафин Алан-Полянлыларны бу тарихи вакыйга белән котлады. Иң күп котлау сүзләре авылдаш Тамара Баһаветдинова исеменә яңгырады, чөнки ул - бу часовняны төзү максаты белән иң беренче эшкә тотынган кеше. Бу изге эшне башкаруда авыл халкының да өлеше бар. Часовняны җиткерүдә булышкан спонсорларны аеруча билгеләп үттеләр, алар арасында Иван Егоров, Руслан Баһаветдинов, Александр Григорьев, Петр Ефремов, Геннадий Михайловларның исемнәре яңгырады.

Тантананың икенче өлеше авыл клубында барды. Анда Өлкәннәр көне уңаеннан мул табын әзерләнгән иде, ә сәхнәдә авылның танылган җырчылары белән Түбән Камадан килгән "Сүрәкә" керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Часовня ачылу тантанасыннан фоторепортаж тәкдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев