Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Акча бүлешү: Зөфәр Хәйретдинов Вадим Захаровтан утыз мең сумны ник түләткән?

Татар эстрадасында җыр бүлү, башкарылган җыр өчен акча бүлә алмау галәмәте мәңге бетмәс кебек. Татар сәхнәсе конфликт һәм скандаллар җыелмасы булып тора. Бүген төп геройлар - җырчы Вадим Захаров, автор-башкаручы Зөфәр Хәйретдинов һәм берничә композитор. Йә, алар арасында ни булган?!

Вадим Захаров белән Россия автолык җәмгыятенең (РАО)Татарстандагы вәкаләтле вәкиленең төп киңәшчесе Зөфәр Хәйретдинов арасында низаг турында Вадим үзенең Instagram челтәрендә хәбәр итте.

Баксаң, Вадим башкарган җырлар арасында договорсыз җырланган җырлар да бар икән.

"Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа утыз мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? - дигән сораулар белән Инстаграм челтәрем тулды. Һәркемгә аерым язып тормыйм, ачуланмагыз", - дигән Вадим Захаров.
"Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә Филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга (ред.искәрмә. Авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять) барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә концерттан кергән акчаның биш проценты аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видеога төшергәннәр (аның өчен хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый Хәйретдинов миңа шалтыратты. "Договор төзелмәгән җырлар бар, утыз меңне түлә, юкса йөз кырык мең булып судка китә", - диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сәйфуллин җырлары җырланган икән", - дип яза ул.

Билгеле, исән булган авторлардан рөхсәт сорау кирәк, ләкин үлгәннәреннән ничек рөхсәт алырга?!

"Концерттан җыелган акчаның биш процентын РАОга күчергәннән соң, акчаның күпмеседер алар аркылы авторларга китергә тиеш. Гаризалар кулда. Бәйләнер сәбәп тә калмады кебек. Тик үлгән Хәния апа белән Ганс абыйның җырларына бәйләнә башладылар. Имеш, сорамыйча аларның җырын җырлаганмын. Ә кемнән сорарга? Авторлар гүр иясе бит. Шулай булуга да карамастан, миңа утыз мең сум күләмендә штрафны чәпеделәр, түләдем, әлбәттә. Тик күңелдә калды. Автор йә башкаручы үзе исән булган очракта җырны рөхсәтсез алып башкаруга мин үзем дә каршы. Ләкин монда авторлар исән түгел. Үлгән кешенең җырын җырлаган өчен РАОга түләгән акчаның проценты кая китә икән ул? Башкаручы һәм авторлары вафат булган җырлар өчен РАОның җырчылардан акча җыярга нинди хакы бар? Җыр иясе белән бергә үлергә тиешме? Аңлатам: РАО - Татарстанда авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять. Аның республика бүлеге башлыгы Зөфәр Хәйретдинов", - дип яза Вадим.

Зөфәр Хәйретдинов Вадимга штраф “чәпеп” дөрес эшләгәнме? Бу сорауларга ачыклык кертик.

Вадим Захаров белән элемтәгә кердек.

- Вадим, низаг турында ачыграк итеп сөйләгезче.

- Мин закон буенча концерта эшләнгән акчаның 5% РАОга кайтарырга тиешмен. Филармониядә узган концертта 150 мең эшли алдым. Димәк, 7500 сум. Әлеге бәяне түләргә әзер идем, ләкин Зөфәр Хәйретдинов, суд белән янап, 30 мең акча түләтте.

- Бу 30 мең акча кайдан барлыкка килгән?

- Белмим, эш судка китсә, Зөфәр абый сүзләренчә, 140 мең түләргә кирәк булыр иде. Белүемчә, һәр рөхсәтсез җырланган җыр бәясе 20 мең. РАО миңа җиде җыр өчен шелтә белдерде. Минем өчен бу – зур акча. Ә 30 меңнең кайдан барлыкка килгәнен белмим. Һәм иң кызыгы: бу акча алга таба кайда китәр? Зинһар, белешеп карагызчы.

- Акчаны нинди счет буенча түләдегез? РАОның үзенәме?

- Зөфәр абый счетны үзе бирде. Банкка барып, түләдем. 30 меңен табып булды, 140 мең булса, нишләр идем, белмим. Барып ялынырга мәҗбүр булдым.

- Җырларның авторлары, башкаручылары инде исән түгел...

- Әйе, кемнән рөхсәт алырга тиешмен?! Әле, мәсәлән, Хәния апа исән булганда, аннан рөхсәт сорап өлгердем.

Вадимның Instagram челтәрендә комментарий рәвешендә үз фикерләрен композиторлар Айдар Тимербаев һәм Илгиз Закировлар белдергән. Айдар, гомумән, Зөфәр Хәйретдиновны оятсызлыкта гаепли.

“Зөфәр Хәйретдинов Мәскәү өчен үзебезнең татар җырчыларыннан кычкыртып акча җыя! Чөнки ул җыелган акчаны авторларга тиешенчә түләми, бөтенләй түләми дәрәҗәсендә!!! Менә миңа күп популяр җырлар авторы буларак соңгы ике елга 1800 сум акча күчерделәр. Ә бу ике ел эчендә 31 җырым төрле премияләр яулады. Күпме радио-телевидениедә яңгырады. Зөфәр Хәйретдинов компаниясенә радио-телевидение дә һәр җырланган җыр өчен акча күчерә...” – дип язган Айдар Тимербаев. “Вадим концертында минем җырларны башкарды. Димәк, акча миңа килергә тиеш. Ләкин ул килмәячәк! ТАИСка эндәшсәң, безгә җибәрмәделәр, диләр. Ә РАО җибәргән. Законлы рәвештә түләргә риза булган Вадимны мыскыл иткәч, ачуым чыкты”, – дигән композитор.

Радионың да, телевидениенең дә РАОга акча күчерүен “Болгар радиосы” баш мөхәррире Илфар Каримов та раслады.

Илгиз Закиров исә: “Минем җырлардан гонорар булса, мин дә бик сөенер идем, ЮК шул, КИЛМИ! Миңа бер тапкыр да түләгәннәре юк. Радиода, телевидениедә җырларым яңгыраган саен, акча килсә, баеп беткән булыр идем”, - дигән Илгиз абый.

Барлык сораулар белән Зөфәр Хәйретдиновка мөрәҗәгать иттек.

РАОның Татарстандагы вәкаләтле вәкиленең төп киңәшчесе булган Зөфәр Хәйретдинов хәбәр итүенчә, Вадим белән аңлашылмаучанлыклар узган ел ук барлыкка килгән. “Вадим Захаров, узган ел ук авторларның хокуклары бозып, концерт куйды. Ул чакта мин аңа шалтыратып, килешү төзергә кирәк икәнен берничә тапкыр әйттем. Ул тыңламады. “Алайса, бу синең соңгы концертың түгелдер, киләчәктә нишләрсең?” – дип кисәттем. Быел җырчы тагын концерт куйды, тагын килешү төземәде”, - дип сөйләде Зөфәр Хәйретдинов.

РАО җитәкчелеге кайда һәм нинди концерт булуын белеп тора. “Вадим Захаровның килешү төземәве билгеләнгәч, инспекторлар барып, концертны видеога яздырып кайтты. Мин хокук бозуы турында Вадимга әйттем”, - диде.

Закон буенча Вадим 140 мең штраф түләргә тиеш булыр иде. “Гражданлык кодексы 4 нче бүлеге 1301 маддәсе буенча эш иттек. Аның ике өлеше бар. Беренче өлеше болай ди: һәр закон бозу очрагына 10 мең штраф салына. Һәр җырның ике авторы булгач, димәк, закон ике тапкыр бозыла. Вадим Захаров 7 җырны рөхсәтсез башкарды. Бу – факт. Саныйбыз: 7 җырның 14 авторы бар. Менә шулай штраф бәясе 140 меңгә чыга”, - ди Зөфәр Хәйретдинов.

Билгеле булганча, Вадим 30 мең акча түләгән. Бу сан ничек пәйда булган?

Зөфәр Хәйретдинов: “Гражданлык кодексы 4 нче бүлеге 1301 матдәсенең икенче өлешенә күз салыйк. Вадим законны беренче тапкыр гына бозды дип исәпләп, авторларга түләнәсе 5%ны икегә тапкырладык. Эшне судка кадәр җиткермәс өчен, әлеге килешүне төзедек. Санап чыгаргач, 30 мең сум булды. Түләмәсә, 140 меңне суд аркылы түләр иде”, - дип аңлатты.

“Җырларның авторлары үлгәч очракта нишләргә?” – дигән сорауга: “Беренчедән, Вадим бары тик үлгән авторларны гына күрсәткән. Ә бу алай түгел! Һәм авторлык хокукларының милки хокук икәнен онытмыйк. Әлеге хокуклар авторның хатынына яисә балаларына күчә, гонорар да аларга түләнә. Әле анда РАОны акча түләмәүдә гаепләүчеләр бар. ТАИС (Татарстандагы авторлар хокукларын яклаучы орган - ред) авторларына РАО акча күчереп тора, шуннан сорасыннар! Һәм ТАИСның концертлардан гонорар җыю вәкәләте юк. Әлеге хокук бары тик РАОда гына бар”, – диде Зөфәр Хәйретдинов. Үзенең сүзләренә дәлил итеп исемлекне бирде.

Юрист һәм җырлар авторы, Элвин Грей белән Гүзәл Уразованың "Красивая, хороший" җыры белән бәйле низагны чишүдә катнашкан Анна Попова фикеренчә, Вадимның договор төземәве аның тарафыннан ялгыш адым булган. “Зөфәр Хәйретдинов закон буенча эш иткән. РАОның да үз нигезләмәсе бар”, - диде ул.

Автор үлгәннәр соң, Анна белдерүенчә, авторлык хокукы авторның якыннарына күчә. “Авторлык хокукы да мөлкәт булып санала. Автор үлгәч, җырлар өчен гонорарны гаиләсе ала, ләкин 70 елга гына. 70 ел узгач, гонорар түләнмәячәк”, - дип аңлатты Анна.

Димәк, мәсәлән, Рөстәм Закуанның авторлык хокуклары аның хатыны Фәния ханымга күчәргә тиеш. Ләкин, Фәния ханым белдерүенчә, аның бу әйбер турында ишеткәне юк һәм аларга акча да күчми.

Зөфәр Хәйретдинов Фәния ханымның да сүзләренә җавап әйтте. “Рөстәм Закуанның авторлык хокуклары гаиләсенә күчәчәк. Аның үлүенә ярты ел гына үтеп бара. Бүген аңа тиешле булган акча җыелып кына бара. Авторлык хокуклары билгеле бер кешегә күчкәч, акча аңа тапшырылачак”, - диде ул.

Зөфәр әфәнде: “Бу конфликт Вадим белән безнең арада түгел. Бу – безнең шәхси низагыбыз түгел. Бары тик хокукларны бозарга ярамаганны җырчылар аңласын иде”, - диде.

"Интертат"

 

Вадим Захаров белән Россия автолык җәмгыятенең (РАО)Татарстандагы вәкаләтле вәкиленең төп киңәшчесе Зөфәр Хәйретдинов арасында низаг турында Вадим үзенең Instagram челтәрендә хәбәр итте.

Баксаң, Вадим башкарган җырлар арасында договорсыз җырланган җырлар да бар икән.

"Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа утыз мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? - дигән сораулар белән Инстаграм челтәрем тулды. Һәркемгә аерым язып тормыйм, ачуланмагыз", - дигән Вадим Захаров.
"Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә Филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга (ред.искәрмә. Авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять) барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә концерттан кергән акчаның биш проценты аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видеога төшергәннәр (аның өчен хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый Хәйретдинов миңа шалтыратты. "Договор төзелмәгән җырлар бар, утыз меңне түлә, юкса йөз кырык мең булып судка китә", - диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сәйфуллин җырлары җырланган икән", - дип яза ул.

Вадим Захаров белән Россия автолык җәмгыятенең (РАО)Татарстандагы вәкаләтле вәкиленең төп киңәшчесе Зөфәр Хәйретдинов арасында низаг турында Вадим үзенең Instagram челтәрендә хәбәр итте.

Баксаң, Вадим башкарган җырлар арасында договорсыз җырланган җырлар да бар икән.

"Зөфәр Хәйретдинов белән сезнең арада нәрсә булды соң? Ни өчен сиңа утыз мең акча түләтте? Әллә сорамыйча аның җырын җырладыңмы? - дигән сораулар белән Инстаграм челтәрем тулды. Һәркемгә аерым язып тормыйм, ачуланмагыз", - дигән Вадим Захаров.
"Хәтерлисездер, 2019 елның 13 февралендә Филармониядә минем чираттагы сольный концертым булды. Концерт алдыннан РАОга (ред.искәрмә. Авторлык хокуклары өлкәсендә эшләүче җәмгыять) барып договор төзү мәҗбүри икәне берәүгә дә сер түгел. Шул килешү нигезендә концерттан кергән акчаның биш проценты аларга китә. Дөресен әйтәм, үзең бармасаң агентлар үзләре килә дип белә идем мин. Килгәннәр. Тик минем янга түгел, ә залга кереп концертны видеога төшергәннәр (аның өчен хокуклары бар микән, әйтә алмыйм). Шуннан соң Зөфәр абый Хәйретдинов миңа шалтыратты. "Договор төзелмәгән җырлар бар, утыз меңне түлә, юкса йөз кырык мең булып судка китә", - диде. Кайдан алынган бу сумма дисәм: концертта мин бик хөрмәт иткән Рөстәм Закуан, Хәния Фәрхи, Ганс Сәйфуллин җырлары җырланган икән", - дип яза ул.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/akcha-b-lesh-z-f-r-kh-yretdinov-vadim-zakharovka-utyz-me-sumny-nik-t-l-tk-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев