Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Абдулла Алиш премиясенә кандидатлар исемлегендә Зинаида Захарова да бар

Язучылар берлеге остаханәләре әдәби премияләргә кандидатлар тәкъдим итү процессын ачык форматта үткәрде

Язучылар әдәби премия бүлү процессын яшерми башлады. Язучылар берлегендә проза, поэзия, балалар әдәбияты һәм әдәби тәнкыйть остаханәләренең берләштерелгән утырышы ачык форматта узды. Әдипләр Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Җамал Вәлиди, Һади Такташ, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләргә кандидатлар күрсәттеләр. Алга таба бу кандидатларны Берлек идарәсе караячак.

Абдулла Алиш премиясенә Әлмәттән яшәүче шагыйрә, язучы, Татарстан язучылар берлеге члены Зинаида Захарова да тәкъдим ителде. Карендәшебез «Җил малайлары» (Тат. кит. нәшр., 2018); «Күрше әби алмасы» (Тат. кит. нәшр., 2018) китаплары өчен премиягә кандидат итеп сайланды.

Искәртеп узабыз, Абдулла Алиш премиясе Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан балалар әдәбияты өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә. Беренче лауреаты — Ләбибә Ихсанова, 2019 елда Нурия Сәйяр алган.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев