Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

80 яшен тутырган София Васильева өздереп бии

Зәй районының Сарсаз-Баграж авылында яшәүче София түти Васильева, юбилее уңаеннан, якыннарын бер табын артына җыйды.

София түтине Сарсаз-Багражның Яңа урамда яшәүчеләре бик хөрмәт итә, ярата. Ул - киң күңелле, җор телле, ачык йөзле, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер кеше. 80 яшенә җитеп, акыл зирәклеген, яшәү көчен югалтмаган. Авыр елларны, кайгы-хәсрәтләрне күп кичкән йөрәге сабыр, бервакытта да моң-зарны белми, шаярта, көлә. Авылда тырышып корган нигезе, авылдашлары телендә игелекле исеме, хөрмәт-дәрәҗәсе бар.

Юбилеен да ул мул табын артында, якыннары янәшәсендә үткәрде. Әле, өстәвенә, өздереп җырлый һәм бии дә. Видеоны карап, үзегез дә күрә аласыз.

- София Николаевна Васильева Сарсаз -Баграж мәдәният йортының еш һәм һәрвакытта көтеп алынган кунагы. Бүген ул балаларын, туганнарын 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә дип бер өстәл артына җыйды. София түтигә карап "80 яшь шулай буламени?", - дип шаккатып карап торасың. Үзе җор телле, шаян, типтереп такмак әйтеп бии, йорт җире ялт иткән, бакчасында ниләр генә үсми. Иң мөһиме балалары ягыннан ихтирамга, игьтибарга бик бай кеше, - ди аның турыда Сарсаз-Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре.

София Николаевна, юбилеегыз котлы булсын! Шулай шат күңелле, сәламәт булып озак итеп яшәгез!
 

Чыганак

Видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев