Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров: Авыл ансамбле белән төшерелгән клипка карата фикерләрне әле дә ишеттереп торалар

"Урамнар буйлап" җырына клип керәшен колориты белән төшерелгән иде

Вадим Захаров быел беренче тапкыр Башкортстан Республикасына концертлар белән чыкты.  Җырчы керәшен җегетебезнең концерты Казанның Филармония залында 30-31 март көннәрендә үтәргә тиеш, ләкин коронавирус карантины аркасында чара кичектерелде.

Җырчы сүзләренә караганда, быелгы концертлар сезонында да инде ничәнче ел рәттән тамашачы иң яратып кабул иткән җырларның берсе – Айдар Минһаҗев һәм Айдар Тимербаев иҗат иткән “Урамнар буйлап” җыры. Бу җырга клип та үзенчәлекле итеп, керәшен колориты белән, гади сюжетка корылып төшерелгән иде. “Бәрәңге алып ята торган көзге көн. Әллә ни озак уйлап тормыйча гына, клип төшерергә уйладык. Туган авылым - Кукмараның Пчеловод авылында бәрәңге чүпләп кергән ансамбль түтиләрен чишендереп киендердек тә, зур эшкә тотынганыбыз хәтердә. Клипны да җырны да халык ошатты, хәзергә кадәр төрле фикерләр ишеттереп торалар. Концертларда да нәкъ әлеге җыр халык күңеленә үтеп кергәнен сизеп торам”, - ди Вадим Захаров.  

Вадим сүзләренә караганда, клипка карата аның коллегалары – эстрада җырчылары әле дә үз фикерен белдереп тора. Без бер клип төшерер өчен океаннар гизәбез, ә син колхозда клип төшергәнсең, - диючеләр дә бар. Иң мөһиме - эшебез кеше күңеленә үтеп керә алды, ди Вадим Захаров.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.  Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtu.be/-y4c7rgi3JA