Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Удмуртия кунаклары - Казанда

16 нчы июль көнне Татарстан Халыклар Дуслыгы йортына Удмуртиядән делегация килеп китте.

Очрашуда ике республика арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне тагын бер тапкыр искәртеп, булган тәҗрибәләр белән уртаклашып, киләчәктә дә бер-береңә ярдәмләшеп, тату яшәү турында сүз алып барылды.

Кунакларны каршы алырга Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы идарәсеннән Илья Михайлов, фольклорчы һәм сәнгать белгече Геннадий Макаров, керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Алиса Спиридонова һәм оешманың яшь специалисты Алена Харитонова да килде. Утыздан артык делегат арасында Удмуртия керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Владислав Буланов та бар иде.

- Татарстанның Менделеевск районыннан Ижау шәһәренә барып төпләнгәч тә, без Удмуртиядә яшәүче карендәшләребезне барлый башладык. Үзебезне саклап калу, мәдәниятебезне үстерү өстендә шактый гына эш башкарылды. Бүген без Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре белән алып барылган эшләрне күрергә, тәҗрибә белән уртаклашырга килдек, - дип сөйләде ул. Шулай ук, Владислав, Удмуртия керәшен яшьләре исеменнән, Алиса Спиридоновага истәлекле бүләк тә тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев