Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Торма, Хуҗа Хәсән авылы тыл ветераннары юбилей медальләре алды

Кайбыч районы Торма авылыннан Елена Рыжова, Хуҗа Хәсән авылыннан Елизавета Данилова, Елизавета Бартязова, Евдокия Боярина, Валентина Лукина, Ольга Макарова һәм Василий Медведевка Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырылды

Бүген алар безнең авыл җирлегендә нибары тугыз гына Медальләрне район админстрациясе аппараты башлыгы Рамиля Айзатуллова тапшырды. Тапшыруда авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева һәм ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина катнашты. Алар чәчәк бәйләме белән бүләкләр тапшырды. Һәрбер тыл ветераны хөкүмәткә, районга зур рәхмәтләрен җиткерде. "Тормыш рәхәт, матур, яшисе дә яшисе. Киләчәк буын кешеләре, хәзерге яшьләргә без күргәнне күрергә язмасын, бәхетле тормышта эшләсеннәр, балалар тырышып мәктәпләрдә белем алсыннар. Безгә насыеп булмады", - диде Елизавета Бартязова. Ветераннар сый-хөрмәттә, тыныч гаиләләрдә, яшьләргә үзләренең матур теләкләрен җиткереп яшиләр. Алар хөрмәткә лаек. Валентина Лукина чираттагы медален алгач, рәхмәтләрен җиткереп медальләр мендәренә тагып куйды. "Алар инде сигезәү булды", - диде ул. "Бөек Җиңүне көтеп эшләгән көннәр еракта калды. Хәзер инде сәламәтлек теләп яшибез", - диде Василий Медведев. Ул Татарстанның атказанган зоотехнигы дигән зур исемгә лаек булган. Хәзер кызы Валентина тәрбиясендә. Һәрбер ветеран лаеклы тәрбиядә, җылы гаилә кочагында. Без аларга озын гомер, сәламәтлек теләп саубуллаштык.

Ветераннар Советы рәисе Ольга Боярина, Кайбыч районы Хуҗа Хәсән авылы

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев