Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сәвәләйдә боламык ашадык - фоторепортаж

Эй, Сәвәләй, Сәвәләй, ерак түгел бездән Зәй. Көймә белән кайтыр идем, инешебез бәләкәй. Сәвәләйдә кунакта - Боламык бәйрәмендә. 

"29 июнь көндезге сәгать икедә Сәвәләй авылында Боламык бәйрәме була. Туйганчы боламык ашасыгыз килсә, кашык, тәлинкәләр алып бәйрәмгә килегез", дигән белдерүне укыгач, Сәвәләйгә юл тоттык. Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның: "Бәйрәмне үзем алып барам, сезне алып кайтам", - дигәненә карамыйча, “Юк Сәвәләйгә без үзебез дә бара беләбез”, – дип, Чаллыдан юлга чыктык. Электән үк авыл бәйрәмнәрендә керәшеннәр бер-берсенә кунакка йөргәннәр, бер булгач, боламык та ашап кайтырбыз. Боламык - ул безнең сабый чак боткасы.

Сәвәләй – Зәй районында, керәшен традицияләрендәге Боламык бәйрәмен саклап килүче һәм уздыручы бердәнбер авыл. 

Керәшен халкы өчен Боламык бәйрәме Питрау, Тройсын һәм башка дини бәйрәмнәр кебек төп бәйрәм. Боламык бәйрәменең икенче исеме Чүк дип атала, Сәвәләйдә аны яшьләр бәйрәме диеп тә атыйлар. Сәвәләйләр Боламык бәйрәмен Тройсыннан соң уздыралар. Элек бу бәйрәмне яшьләр, якын-тирә авыллардан килгән егетләр-кызлар Зәй елгасы буенда бәйрәм иткәннәр. Керәшен халкының милли киемнәрен киенеп, җырларын җырлап, яшьләр төрле уеннар уйнап күңел ачканнар, шунда танышканнар. 

Комунистлар чорында дини бәйрәмнәр тыела. Илдә барган үзгәртеп кору вакытында, моннан 30 ел элек, Сәвәләйлеләр Боламык бәйрәмен яңадан яңартып җибәрәләр.

Нәрсә соң ул Боламык бәйрәме? Нәрсә хөрмәтенә уздырыла? Керәшеннәрдә бу сорауларга аңлатма бар. Бу бәйрәм башка төрле Чүк дип тә атала. Чүк – яңгыр боткасы пешерә торган йола. Яңгыр яумаган, корылык килгән җәйләрдә, авыл өлкәннәре җыелып, су буенда, берничә казанда ботка пешереп, тәбигать көчләреннән яңгыр яувын, игеннәр мул үсүен сорап келәү укыйлар иде. Ботка белән сыйланып алгач, без, авыл балалары, чиләкләргә су тутырып, урамда кичкә хәтле су сибешә идек. Ул көнне су белән коенган кешеләр безгә, балачагаларга карата үпкә белдермиләр, бары тик яңгыр гына яусын диеп телиләр иде. Көтү кайтканчы су сибешә торгач, авыл коеларында су калмый иде. Чүк уздырган көнне яңгыр яумаса да, берничә көннән ява иде. 

1972-1977 елларда Югары Багражда ике мәртәбә Чүк уздырганнарын хәтерлим. Шуннан соң күпме буын үсте, хәзерге яшьләр Чүкне белми дә торганнардыр, ә Сәвәләй яшьләре яхшы беләләр.

Боламык яки Чүк йолаларын Сәвәләй халкы саклап калган. Хәзер ул йолалардан бераз читкәрәк тайпылып, сабантуй уеннары белән аралаштырып, концерт программалары белән уздырыла. Виталий Агапов булган җирдә Боламыксыз да бәйрәм инде ул. Боламыкны без дә ашадык, телне йотарлык, бик тәмле булды. Җәй коры килмәсен, яңгырлар яусын, игеннәр мул үссен. Аминь. 

Михаил Тукранов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев