Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашкан "Асса, кайбычлар баса!" биюе

Кайбыч районының "Авыл Денс" төркеме керәшен биюе белән республика күләмендә уздырылган фестивальнең гала-концертында чыгыш ясады

29 сентябрь көнне Казанда Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызлык" яшьләр эстрада сәнгате  фестиваленең гала-концерты узды. Ачык телевизион фестиваль быел 20нче тапкыр оештырылды.

Бәйрәм кичендә гран-прига лаек булучылар, фестиваль җиңүчеләренең исемнәре билгеле булды.  Гран-прига «Вокал» номинациясендә — Казанның «Импульс» ансамбле һәм «Хореография» номинациясендә Мамадышның «Каприз» хореография коллективы лаек булды. Алар истәлекле кубоклар, дипломнар һәм медальләр, Татарстан Президенты махсус стипендияләре, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондыннан сертификатлар алды, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татнефть» компаниясеннән педагогларга премияләр бирелде. 

Юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75-еллыгына, ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап уздырылды. Фестиваль ТР Президенты һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында оештырылган иде.

Фестивальнең сайлап алу этапларында 70 меңнән артык 5 яшьтән 21 яшькәчә булган җырчылар, биючеләр, тел осталары катнашты. 

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең гала-концертында Кайбыч районының "Авыл Денс" төркеме дә чыгыш ясады. Алар "Асса, кайбычлар баса!" дип исемләнгән керәшен биюен күрсәтте. Чыгышны түбәндәге видеоязманың 2:14 минутында карый аласыз.

 

 

Фото: realnoevremya.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев