Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сарсазлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат җыя

Сарсазда яшәүче карендәшләребез Григорий Иванов белән Николай Мартемьянов Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында мәгълүмат туплый башлый һәм аларның фотоларын җыю эшенә керешә

Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Без беркем дә, бернәрсә дә онытылырга тиеш түгел, дибез. Ә бит безнең арада Бөек Ватан сугышында яу кырында ятып калганнарның, безгә Җиңү яулап кайтканнарның һәм тылда авыр хезмәт куйганнарның кайберләрен хәтерләүчеләр бик аз калып бара. Безнең аларны онытырга хакыбыз юк. Аларның исемнәре мәңгеләштерүгә лаек. Киләчәк буын безне хәтерсезлектә гаепләргә тиеш түгел.

Тумышлары белән Сарсаз-Баграждан булган  Григорий Иванов белән Николай Мартемьянов бу уңайдан зур һәм бик тә игелекле эш башлаганнар. Алар моннан берничә ел элек Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлары турында мәгълүмат туплый башлый һәм аларның фотоларын җыю эшенә керешә. Фамилияләрне җыю, барлау, тикшерү, фотоларны яңадан эшләтү – шактый вакыт, түземлек,  чыгымнар таләп итә торган хезмәт. Бу эшкә Николайның сеңлесе Татьяна да бик теләп кушылган. Моннан өч ел элек алар Җиңү көнендә авылдашларына бик матур бүләк ясадылар – фашизмга каршы көрәшкә күтәрелеп, яу кырларында ятып калган һәм Җиңү шатлыгын кичереп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайту бәхетенә ирешкән, сугыштан соң  илне торгызуда зур көч куйган авылдашларының  фотолары урын алган ике альбом бүләк иттеләр. Узган ел сугыш ветераны Григорий Петровка мемориаль такта ачтылар. Быел альбомнар өстендә эшне дәвам итәргә булганнар - Җиңүнең 75 еллыгына тагын шундый ике альбом әзерлиләр. Чөнки беренче альбомнарга барлык авылдашлар турында да мәгълүмат кереп бетмәгән. Алар бу юлы тылда тракторчы булып эшләгән хатын-кызлар, сугыш чоры балалары турында да мәгълүмат  туплаганнар.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев