Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Питрәчтә тылсымлы автобус йөри

Татарстанның Питрәч районындагы керәшен авыллары буйлап тылсымлы автобус йөри. Мондый хәлне Питрәч халкының беренче күрүе, бу карт-коры өчен бигрәк тә могҗиза кебек тоела. Чиркәүсез авылга түбәсенә гөмбәз куелган качлы, эчендә алтаре булган автобус килеп керсен әле. Хәзер автобуслар кеше төяп кенә йөрми, әнә шулай көпчәкле чиркәүгә дә әйләнә.

Питрәч районында барлыгы 7 керәшен авылы бар. Шуларның берсендә - Керәшен Сәрдәсе авылында гына чиркәү эшли. Халыкны Димитрий әтей Сизов дингә өйрәтә. Чистай ягы тумасы булган керәшен Димитрий әтей райондагы башка керәшен авылларын да карап тора, күрше районнарга да барып, халыкны агарта. Тирә-як керәшеннәр өчен ул бердәнбер дин кешесе. Әмма мәктәпләре булган Янсуар, Кибәч, Кәвәл кебек ару гына яшәп яткан авылларда Алла йортлары юк. Ярый инде Көлкәмәр, Талкыш, Әлбәден кечкенә авыллар. Элек һәрбер керәшен авылы берәр урыс чиркәвенә карый торган була. Тора-бара урыс авыллары беткәнгә, чиркәүләре дә ташландык хәлгә килә. Хәзер аларны төзекләндерүче юк, халык та кирәксенми, "әйдәгез рәтләгез, яңасын салыгыз" дип торучы да юк. Шуңа бу проблеманы бераз булса да хәл итәр өчен Димитрий әтей көпчәкле чиркәүгә утырып, авыллар буйлап йөри. Әлеге чиркәү-автобус изгеләр рәсемнәре белән бизәлгән, аны һич кенә дә гади автобус дип әйтеп тә булмый.
Питрәч районындагы көпчәкле чиркәү сәяхәте ай ахырына кадәр дәвам итте. Димитрий әтей ярдәмчеләре белән авылдан-авылга йөреп, халыкны шул автобус эчендә келәү иттерде, өлеш алдырды, җазыклардан аруландырды. Аннан тагын бер сөенечле хәл - бала чумылдыручылар да булган. Инде башта ук әйткәнемчә, авылга автобус килеп керүне халык бик шатланып, могҗиза кебек кабул итте. Безнең Көлкәмәр авылының халкы: әбиләр дә, бәбиләр дә автобус янында җыелды. Мондый мөмкинлекне һәркемнең кулланып каласы килде. Чөнки авыл кешесенең күрше авыл чиркәвенә чыгып китәргә вакыты җитми, карт-корының инде хәленнән килми.
Керәшеннәр диннән ерак дип ничек кенә әйтергә тырышсалар да, бу алай ук түгел. Менә көпчәкле чиркәүгә җыелучылар күп булды бит. Шуңа күрә бу изге эшне башкарып чыккан Димитрий әтейгә авыл халкы бик зур рәхмәт әйтте. Мондый эшләр тагын да оештырылса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Питрәч православие автобус дин