Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пчеловодта Авыл көне үтте

5 августта Кукмара районының Пчеловод халкы Авыл көненә җыелды.

Авыл көне быел беренче мәртәбә зурлап үткәрелде. Килгән кунаклар бәйрәм тантанасы башланганчы район башлыгы җитәкчесе, Пчеловод авылы егете Сергей Димитриев белән берлектә, авылның спорт мәйданчыгында футбол турнирында җиңүчеләрне котладылар. Кунаклар арасында “Ак барс” холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Иван Егоров, республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та бар иде.

Бәйрәмдә “Пчеловод туган җиребез” дип исемләнгән китап халыкка тәкъдим ителде. Әлеге китапта авыл тарихы, шул төбәктән чыккан күренекле шәхесләр, авылда яшәүче гаиләләр хакында бай мәгълүмат тупланган. Аның авторы – Кукмара районы авыллары тарихын өйрәнүгә күп көч куйган Фәрит Вәлиев.

“Пчеловодта тырыш халык яши. Авылның тарихын саклап калу йөзеннән, халыкның үтенече белән, шушы китапны әзерләп, бастырырга булдык. Сезгә дә аны укып чыгарга киңәш итәм. Пчеловодта тууым һәм үсүем белән горурланам”, – диде Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев бәйрәмне ачу тантанасында ясаган чыгышында.

Бәйрәмнең концерт өлеше керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле һәм Чура авылыннан “Карендәшләр” ансамбле чыгышларыннан башланды. “Бәрмәнчек”нең ыруг, гаилә йолаларын яктырткан тамашасын халык яратып карады. Сәхнәдә шушы авылда туып-үскән Вадим Захаров, шулай ук, Виталий Агапов, Марина Карпова, Гүзәл Уразова һәм башкалар үз чыгышлары белән тамашачыны сөендерделәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев