Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мужик белян бер купис

Кряшеннярнен пролетар поэзиясеннян бер ӱрняк

Уналтынчы жылларда, октябернен айында

Купис керя бер ауылга, туктый мужик жанына;

Ӱзе сӧйлӧй, ӱзе кӧля, жук сюзенен жайы да.

купис: – Ник торасыҥ начар ӧйдя, ник салмыйсыҥ

ташпулат?

Сал ташпулат, жик журга ат, шул чакта булыр рахят.

мужик: – Синеҥ кызыл пулатыҥ, минем борай зуратым,

Исем китмей рысагыҥа, исян булсын туратым.

купис: – Жир сукалау иген чячеӱ – шул гына бит сагышыҥ,

Кӧнӧ-тӧнӧ син эшлейсеҥ, кая табкан табышыҥ?

мужик: – Синеҥ макяржя табышыҥ –

минем бер жир арышым.

Жукка гына мактанасыҥ, алдау синеҥ бар эшеҥ.

купис: – Алдау булса, урлау тӧгӧл, эшлей минем ӱз башым,

Ситсы тауар очы белян, кибет тулы калушым.

Иртя котлет, кӧндӧз жаркой, минем ашаган ашым.

мужик: – Синеҥ булса калушыҥ, минем дя бар чабатам,

Мин булмасам ач каласыҥ, мин бит сине ашатам.

купис: – Муллабыз бар, пубыбыз бар, сезне алдаб торорга;

Артык малларымны бирям, чиркяӱ-мячет корорга.

мужик: – Житяр багыт, аҥнар калык сезнен алдаб торганны,

Хайля белян маллар жыйыб, чиркяӱ-мячет корганны.

Ф. Купцов “Кызыл ӓлям”, 18 август 1921 жыл

Фото: mirror7.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев