Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлегендә Җиңү бәйрәме белән котладылар - видео, фото

Бөек Җиңүгә 75 ел уңаеннан, тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына күчтәнәчләр тутырган пакетлар өләштеләр

8 май көнне Мамадыш районының Дүсмәт авыл җирлегенә кергән Дүсмәт һәм Комазан башы авыллары тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын Бөек Җиңү көне белән котладылар. Авыл җирлеге  өлкәннәрне котлап, аларга матур теләкләр әйтеп, күчтәнәчләр тутырылган пакетлар өләште. Коронавирус аркасында игълан ителгән үзизоляция чорында оештырылган чарага бәйрәм рухын өстәп, Дүсмәт авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары әзерләгәннәр. Тантана һәрбер капка төбендә  гөрләде. Әлбәттә, бәйрәм оештыручылар да, өлкәннәр дә саклык чараларын күргән иделәр. 

Сугыш чоры баласы Мария түти Иванова, күз яшьләре аша, тәтәсенең сугыштан кайтканын искә алды. "Әтине күрергә килгән атасыз калган балаларга тәтәй берәр шикәр өләшеп чыкты", - дип хәтирәләрен яңартты ул. Әтиләре сугышта калганнарга тагын да кыен булуы турында да сөйләде Марҗый түти. 

Бөек Ватан сугышына Дүсмәт авылы җирлегеннән 589 кеше киткән, аларның 319ы туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган. Бүгенге көндә Дүсмәттә дә, Комазан башында да инде бер генә исән ветеран да калмаган. Бүгенге көндә Дүсмәттә бер тыл ветераны һәм 15 сугыш чоры балалары, Комазан башында 3 тыл ветераны һәм унҗиде сугыш чоры балалары исән-сау.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев