Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен яшьләре Форумы гаризалар кабул итә. Урыннар чикле

Инде бер айдан, 12-15 апрель көннәрендә, Петровский поселогының "Регина" гостиницасында IV керәшен яшьләре Форумы узачак. Форум Россия Президентының грантлар Фонды ярдәмендә уздырыла. Әлеге форматта уздырылган мондый чара өч ел әлек, 2014 елның декабрь аенда булды

"Әлеге форум - Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән керәшен яшьләренең бер-берсе белән яхшылап танышуы, аралашуы һәм киләчәккә планнар коруы, шулай ук, үз халкының үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген барлап, мәдәнияте турында төпле мәгълүмат туплавы",- дип искәртә чараның оештыру комитеты.

Форумга йөзләп делегат - актив керәшен егет-кызлары һәм башка милләт вәкилләре дә килүе көтелә. Чарада катнашу өчен аларның һәрберсе дә гариза тутырырга тиеш. Гаризада әлемтә өчен белешмәләр генә түгел, һәркемнең форумнан ни көткәнен дә ачыклау сорала. Оештыру комитеты һәрбер белешмәне аерым карап, делегатларны сайлаячак.

"Урыннар чикле. Бер атна эчендә генә бирелгән квотаның 40 проценты җыелды. Ике атнадан, 1 апрель көнне, гаризалар җыю кампаниясе үз эшен төгәлли" ,- диде оештыру комитеты җитәкчесе Алиса Спиридонова.

Гаризаларны шушы сылтама белән биреп була:

https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLSdGtkYt1NebH9oWCtQJfHvY8VXahW9nXi-Nkpm3fYcUqnNgcQ/viewform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев