Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен малае Кирилл Чалмаевны “Динамо” спорт мәктәбенә алганнар

Моңа кадәр ул Чистайдагы “Черные пантеры” хоккей клубында шөгыльләнгән

Чистай шәһәренең алтынчы классы укучысы Кирилл Чалмаевны Казан шәһәренең “Динамо” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә алганнар. Хәзер ул “Динамо” хоккей клубында уйнаячак. Кириллның әтисе Сергей – Чистай районының Югары Кондратаныкы, ә әнисе Светлана Мамадыш районының Албай авылыннан. Алар уллары Кириллны дүрт яшеннән Чистайдагы “Черные пантеры” хоккей клубына биргәннәр. Шушы көнгә кадәр ул әлеге клубта шөгыльләнгән.

Улын спортчы итеп күрергә теләүче әтисе Сергей футболны үз итә икән. “Мин яшьлегемдә футбол уйнадым. Әмма тормышны футбол белән бәйләп булмады. Әти-әниләр бу юлдан җибәрмәделәр. Бездән булмады инде, әмма балаларыбыз үз дигәннәренә ирешсеннәр дип яшибез” , – дип сөйләде Сергей Чалмаев.

Кирилл әтисе Сергей белән редакциядән Югары Кондарта авылында яшәүче бабайлары Фёдор откан бүләкне алырга килделәр

“Черные пантеры” сакчысы (“защитник”) Кириллның чит-ят шәһәрдә, үзе укыячак мәктәптә һәм әле үзе өчен бер дә таныш булмаган “Динамо”да ышанычлы дуслар табуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев