Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанга керәшен яшьләре җыела

Форумга Татарстан, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Киров һәм Чиләбе өлкәләреннән барлыгы йөз делегат – актив керәшен егет-кызлары һәм башка милләт вәкилләре дә килүе көтелә

12-15 апрель көннәрендә Петровский поселегының “Регина” отелендә IV керәшен яшьләре Форумы эшен башлап җибәрә. Форум Россия Президентының грантлар Фонды ярдәмендә уздырыла.  

Чара Республика керәшен иҗтимагый оешмасы (җитәкчесе – Иван Егоров) һәм аның “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге тарафыннан үткәрелә.

Форумның игътибар үзәгендә яшь буында этник үзаң формалаштыру һәм туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау тора.

Чарага керәшеннәр күпләп яшәүче Татарстанның унсигез район һәм шәһәрләреннән, шулай ук, Чувашия, Удмуртия, Башкортстан республикаларыннан, Киров һәм Чиләбе өлкәләреннән йөз делегет килүе көтелә.

Форумның пленар утырышында керәшен оешмасының “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге җитәкчесе Алиса Спиридонова соңгы өч елда башкарган эшләргә нәтиҗә ясый; яшьләр хәрәкәте активистлары керәшен җәмәгатьчелегендәге әһәмиятле темаларга чыгыш ясаячаклар.
Чарада катнашучыларга Казан шәһәре буенча экскурсия оештырылачак, Халыклар Дуслыгы йортында керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле концерты да тәкъдим ителәчәк. Шулай ук, Форум кысаларында керәшеннәр тарихы һәм сәнгать төрләре – этник бию, этник музыка, этник костюм буенча мастер-класслар узачак. Секцияләрдә актуаль темаларга фикер алышу да планлаштырылган.

Чараның мөһим өлеше булып, Форумга нәтиҗә ясау тора, анда йомгаклау документлары кабул ителеп, яңа идарә составы сайланачак.

IV керәшен яшьләре Форумы «Туым Жондозы» – «Рождественская звезда» республикакүләм фестивале лауреатлары һәм делегатлар әзерләгән бәйрәм концерты белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев