Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казаклар Чаллысында яңа мемориаль комплекс төзеделәр

Яңа мемориаль комплекста сугышта катнашкан авылдашлар исемлеге һәм герой тактасы белән барельеф эшләнелгән

Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә яңа мемориаль комплекс төзеделәр.

Мемориаль комплекс авылның административ үзәге һәм мәдәният йорты каршында иске һәйкәл урынында урнашкан. Моңа кадәр яңа һәйкәл төзү турында сүз бармый, бары тик иске һәйкәлне ремонтлау гына күз алдында тотыла. Администрация һәйкәлгә ремонт ясау өчен җирле инвестор, “Кулон” ЯАҖ генераль директоры Альберт Фахрутдиновка мөрәҗәгать итә. Алберт Фахрутдинов һәйкәлне ремонтларга ризалаша, ләкин үзе авылга килеп карагач, искесе урына яңа һәйкәл төзергә тәкъдим итә.

20 март көнне булачак мемориаль комплекс тирәсендә төзелеш эшләре башланган. Барлык чыгымнарны һәм төзү эшләрен “Кулон Агрофирмасы” һәм өлешчә Казаклар Чаллысы җирле үзидарә Советы үз өстенә алган. Калган эшләрне мәдәният йорты хезмәткәрләре башкара. "Иң беренче эш итеп иске һәйкәлне сүттек. Ул кирпичтән төзелгән иде. Шуннан соң, һәйкәлнең территориясен агачлардан чистарттык. Хәзер һәйкәлне койма белән әйләндереп алабыз, күптән түгел агачлар утырттык", - дип сөйләде һәйкәлне төзү эшләрендә катнашучы Казаклар Чаллысы авыл җирлеге бухгалтеры Сергей Новиков.

Иске мемориаль комплекста Советлар Союзы герое Валентин Иванов бюсты һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар исемлеге беркетелгән һәйкәл була. Яңа мемориаль комплекста да сугышта катнашкан авылдашлар исемлеге бар һәм бюст урынына герой тактасы белән барельеф эшләнелгән. Казаклар Чаллысы авылыннан фронтка барлыгы 158 кеше киткән. Алар арасында 3 хатын кыз да бар. “Бу исемлекне кабат карап чыктык. Анда яңа исемнәр дә өстәлде”, - дип сөйләде Сергей Новиков.

Һәйкәлгә “Алар ил өчен сугыштылар” һәм “Алар Җиңү белән әйләнеп кайттылар” исемлекләре эленгән. Беренчесендә сугыш кырларында үлеп калган 85 солдат, икенчесендә туган җирләренә әйләнеп кайткан 73 кеше исеме язылган.

Яңа һәйкәл янында эшләр әле дә дәвам итә.

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев