Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Карамыйча җилгә, яңгырга

Мамадыш районы Владимир авылында туып, 31 ел Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче Клара Шадринага бу көннәрдә 50 яшь тулды. "Үсеп кенә җитим, эләктерүен бер эләктерәм әле мин сине", - дип елый- елы й шелтәләгәнен са- быйчак хәтирәләре итеп көлешеп искә алалар Валерий белән Клара. Ничек ачу чыкмасын, Валерий, ир бала,...

Мамадыш районы Владимир авылында туып, 31 ел Түбән Кама шәһәрендә гомер кичерүче Клара Шадринага бу көннәрдә 50 яшь тулды.
"Үсеп кенә җитим, эләктерүен бер эләктерәм әле мин сине", - дип елый- елы й шелтәләгәнен са- быйчак хәтирәләре итеп көлешеп искә алалар Валерий белән Клара. Ничек ачу чыкмасын, Валерий, ир бала, яше кечкенә булса да, егәрлерәк. Бала-чага арасында була торган низагъ вакытында тутасы Клараны җиңә, әлеге "сугышны" туктатучы ата һәрвакыт яраткан кызын яклап чыга иде. Әйе, табигате белән шактый кырыс әтиләренең "култык астыннан" чыкмады ул үскән чакта. Шаян, зеңгелдәвек тавышы белән бөтен җиһанны яңгыратып көлергә яраткан кыз, биш бала арасында, әтиләренең иң яраткан баласы иде.
Авыл җирендә ишле балалы гаиләдә иркәлек эләкми инде ул. Барлык "арт урам" балалары белән беррәттән, чиләк-көянтә белән су ташып, әниләргә бүлеп бирелгән бәрәңге басуы, чөгендер җирендә эшләп, кыскасы, хезмәт белән үтә балачак.
Җыр-моңга гашыйк гаиләдә үсте Клара. Янәшә күршедә яшәп, бер класста укып, игезәкләр кебек бергә үсүче туганнан туган Тамара белән, алар башкарган мари, рус кызлары биюе бүген дә безнең күз алдында.
Югары белем алу мөмкинлеге ул заманда һәркемгә эләкмәгәнгә күрә, Тамара пешерүче һөнәрен сайлады.
"Мин армиядән кайтмыйча, кияүгә чыгасы түгел", дип кисәтеп куйды аны энесе Валерий. Аның 3 ел моряк хезмәтен үтәп кайтканын көтүе булгандырмы, әбиләр әйтмешли, тәкъдиренә шулай язылгандырмы, энекәше армиядән кайтуга Түбән Кама районы Мартыш авылы егете Валерий белән матур гына гаилә корып куйдылар. Бигрәк пар килгәннәр, дип сокланалар иде аларга карап. Икесе дә шаян, җор сүзле. Мәҗлесләрдә парлап җырларга яраталар. Кызлары - Марина, уллары - Денисның матур гына үсүләре, музыка өлкәсендәге уңышлары алар өчен зур бәхет булды.
Яшь вакыт бер генә бит. Фатирлы да буласы килә, машинасын да аласы килә, балаларга да күп кирәк. Алар иркен фатирга ирешеп, машина алып, балалар уңышына шатланып яшәгәндә, Валерий 36 яшендә якты дөньядан китеп барды. Барлык якыннар, туганнар өчен тетрәндергеч хәл булды бу.
Клара авырлыклар алдында югалып калмады. Янәшәсендәге туганнарының ныклы терәге белән алга атлады. Иренең туган авылындагы нигезен гел яңартып торды. Һәр ялны авылда үткәреп, сөеклесенең каберендә булып, эч серләрен бушатып яшәде. Тормыш каршылыкларга карамый, дәвам итә. Көнозын эшләп, арып кайткан әниләренә балалар көчләреннән килгәнчә ярдәм итәләр. Эштән соң Клара якыннары, туганнарына ремонт эшләргә булыша, чөнки штукатур-маляр эшенең чын остасы ул. Әнә шулай киң күңелле, сабыр, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә әзер торганга күрә, Ходай аны ярдәменнән ташламады. Авыр минутларында, ярдәмгә мохтаҗ чакта якыннары гел янәшәсендә.
Бүгенге тормышыннан ул бик канәгать. Стройкада бригадир булып эшли. Хезмәттәшләре аны яраталар, хөрмәт итәләр.
Балалары - иң зур байлыгы. Аларның шатлык, борчу-мәшәкатьләрен уртаклашу Клара өчен зур куаныч. Кызы Марина, кечкенәдән җыр өлкәсендә шактый уңышларга ирешеп, әле яңа гына Казан культура институтын тәмамлады. Кукмара егете, танылган баянист Айнур Моратовка кияүгә чыгып, бүгенге көндә кызлары Иделияне үстерә. Улы Денис Түбән Кама сәнгать мәктәбен тәмамлады. Бүгенге көндә Казан кооператив техникумында белем ала.
Клара, әз генә буш вакыты булуга, шәхси машинасында Казанга, йөрәк парәләре янына ашыга. Алар белән йөрәгенә ял, яшәү өчен илһам ала.
Кларага 50 яшь тулу көне, без - туганнары өчен дә куанычлы. Һәрвакыт күтәренке рухлы, шат, чибәр туганыбызны әлеге түгәрәк дата белән кайнар котлыйбыз.
Клара, сиңа саулыкта, балаларыңның, оныкларыңның куанычын күреп, якыннарыңның күңел җылы сын тоеп яшәргә язсын. Туасы көннәр сиңа бары уңышлар, куанычлар гына алып килсен.
Галина МИХАЙЛОВА,
Мамадыш районы,
Владимир авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев