Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиде кат уйла, бер кат кис!

Керәшен гаиләсе нинди булырга тиеш? Катнаш гаиләдә керәшенлек сакланамы? Кәбен койдыру, балага исем бирү, чумылдыру, гаилә традицияләрен буыннан-буынга тапшыру – барысына да хәзерге глобальләшү чорында аеруча игътибар бирелергә тиеш.

IV Керәшен яшьләре форумы делегатлары да әлеге мөһим темаларга фикер алыштылар. Түгәрәк өстәлгә Казан духовный семинариясенең профессоры, священник Алексей Колчерин, 53 ел бергә гомер итүче Пелагея һәм Илья Михайловлар, урта буыннар Анна һәм Петр Ефремовлар һәм яшь пар Юлия һәм Сергей Туктаревлар чакырулы иде. Һәрберсе дә яшьләргә, тәҗрибәләре белән уртаклашып, киңәшләрен бирделәр.

Насыйп ярны ничек сайларга?

Секцияне әзерләүче Татьяна Ефремова әңгәмәне яшьләргә туры сораулар бирә-бирә алып барды.

- Булачак тормыш иптәшегезнең кайсы милләттән булуы мөһимме? Халкыбызның милли традицияләрен балаларыгызга тапшырырга телисезме? Шушындый сораулар белән түгәрәк өстәлне башлап, яшьләрне җанландырып җибәрде. Беренче сорауга җаваплар икегә бүленде. Беренчеләре мөһим, дисә, икенчеләре уйланып калды. Гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшырырга кирәклеген барысы да хуплады, чөнки балаларга рухи байлык бирүче кыйммәтләр бу.

- Ә традицияләр балага әтидән күчәме, әллә әнидәнме?

Берәүләр әнидән дигән мәлдә, бүтәннәре икесеннән дә, дип җаваплады. Тукай районының Борды авылыннан делегат булып килгән Елена Маслова: “Безнең яшәү рәвеше ул. Балага болай, тегеләй эшлә, дип әйтеп кенә булмый. Бар нәрсәне дә үзебезнең үрнәктә күрсәтергә тиешбез. Эшләмичә, сүз белән кушып кына утырып, бернинди нәтиҗә дә килеп чыкмаячак”,- диде.

- Керәшеннәр, үзләренең гореф-гадәт һәм йолаларын югалтса, татарга якынлашамы, әллә урыскамы?

“Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәтен башлап җибәрүчеләрнең берсе Алёна Виноградова (Федотова): “Нинди мөхиттә тәрбияләнсә, шуңа ук якыная. Мин үзем Ханты-Мансийск шәһәрендә туып үскән кеше. Әгәр дә миңа әти-әниләрем керәшен культурысын кечкенәдән сеңдермәгән булсалар, мин урыс булыр идем”, - дип җавап бирде.

- Рус, татар, тагын бүтән халык вәкиле белән гаилә корыр идегезме?

Елена Маслова: “Минем ирем керәшен дә, урыс та, татар да түгел. Керәшенгә кияүгә чыгармын, дип җыена идем, ләкин барысы да башкача килеп чыкты. Шулай да, ул миңа һәрвакыт ярдәм итә, керәшен авылында яшибез. Булдыра алганча, барлык чараларда катнаша, гореф-гадәтләребезне ихтирам итә.

Алёна Виноградова (Федотова): “Мин дә тормышымны керәшен кешесе белән бәйләргә теләгән идем. Урыс кешесен яраттым, өйләнештек. Үземә дә, туганнарыма да бик яхшы мөнәсәбәттә ул. Минем өчен религия зур роль уйный. Тормыш иптәшем белән диннәребез бер булу беренче урында торды.

Менделеевск районыннан делегат Любовь Алексеева: “Әтиемнең алты туганы бар. Алар барысы да үзләренә тормыш иптәше итеп керәшен кызларын сайлаганнар. Хәзер алар безгә дә парларыгыз керәшен булсын, диләр. Бер таныш кызым мөселманга кияүгә чыкты. Никах укыту буенча ук беренче каршылыклар килеп туды. Танышымның әти-әниләре каршы, егет ягы никахсыз булмый, диделәр. Беренче балалары тууга, ир кеше исем куштырырга мәчеткә барабыз, диде. Аннан кыз балалары туды. Алар хәзер дә дин буенча уртак фикергә килә алмыйлар. Кызны мәчеткә дә, чиркәүгә дә алып бара алмадылар. Җиде яшькә җиткәч, бала үзе сайлар, дип сөйләштеләр. Бер яктан, балага сайлау хокукы бирү яхшы, ләкин бу шул яшькә кадәр кызчык динсез үсәчәк, дигән сүз. Бу бик үк дөрес түгел, дип уйлыйм. Халыклар дуслыгы – бик яхшы нәрсә. Шулай да, яшьләргә ата-ана киңәшенә дә колак салырга кирәк, дигән фикердә мин”.

Шушы ук район делегаты Константин Алексеев та әлеге фикерне дәвам итте. “Тормыш иптәшең белән бер диндә, милләттә булсаң, рәхәтләнеп бергәләп чиркәвенә дә йөрисең, бәйрәмнәрен дә уздырасың. Бүтәннәр белән, бар нечкәлекләренә кадәр аңлашып та булмый. Әби-бабайлар да, әти-әнием дә чиркәүгә йөрүчеләр. Бик күңелле күренеш бу. Минем дә хатыным белән бергә чиркәүгә йөрисем килә. Дусларым күп, татарларны да хөрмәт итәм. Шуңа да карамастан, үземнең диндәге кеше белән гаилә корасым килә ”, - дип чыгыш ясады егет.

- Сайлау мөмкинлеге үзләренең иркендә булган балаларга дин сайлауда нәрсә тәэсир итә?

“Әни тәрбиясеннән тора. Балага бер динне дә мәҗбүри итеп куярга кирәк түгел, ул аны үзе сайларга тиеш, дип саныйм”, - диде “Бәрәкәт” яшьләр бүлеге активисты Ирина Муллина.

Чираттагы сорау катнаш гаиләләрдә туган балаларга юнәлтелгән иде. Алардан булачак тормыш иптәшең нинди милләттән булуы мөһимме, дип сорадылар. Бу очракта “әйе” диючеләр дә, “юк” диючеләр дә булды.

Венец — сабырлык бүләге

Отец Алексей Колчерин яшьләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Кәбен койдыру үзенчәлекләре, йөклелек чорында хатын-кызның ураза тоту шартлары, урсәти, урсай (әнитүти) сайлап, баланы чумылдыру, исем кушу темаларына аеруча зур игътибар бирелде. Кәбен койдыру турындагы аңлатманы укучыларыбызга да җиткерәбез.

– Бу тема бүгенге көндә бик актуаль. 90нчы елларда барысы да чумылырга, кәбен койдырырга актив агылса, хәзер болар барысы да уйлап, үлчәп эшләнелә, диясем килә. Кәбен койдыручылар саны үзгәрми. Аерылышучылар күп, 80-90 процент парлар таркала. Республикада 50 процент гаилә – катнаш. Кызым яки улым бүтән диндәге кеше белән тормыш корырга җыена, нишләргә дип, киңәш сорап килүчеләр күп. Бер диндәге кешеләрнең эчке дөньялары да бертөрле, шуңа күрә, алар бердәмрәк тә. Андыйлар турында “идеаль парлар” диләр. Катнаш гаиләдәге кечкенә генә аңлашылмаучанлыклар да зурга китәргә мөмкин. Кәбен койдыру – Алла Тәгаләдән икең бергә тору өчен ризалык һәм фатиха алу ул. Гаилә идеалда бер тапкыр гына корылырга тиеш. Кәбен койдыру вакытында киелә торган венец – сабырлык өчен бирелә торган бүләк символын чагылдыра. Бу гаилә тормышында үзеңне “мин” дип куеп кына түгел, бер-береңне аңлап, юл биреп яшәү кирәк, дигәнне аңлата. Кәбен койдырыр алдыннан барысын да аңлатып, парлар белән әңгәмә үткәрәбез, - диде отец Алексей.

- Бер таныш кызым мөселманны яратты. Егет ягы аңа “без сиңа никах укытырбыз, ләкин син барыбер православ булып каласың”, дигәннәр. Кыз ризалашты. Хәзер ул кач киеп йөри, чиркәүгә бара. Бу дөрес нәрсәме? Кәбен койдырырга да шушындый ялган юл белән килүчеләр юкмы?

- Кәбен койдыру өчен ике якның да христианин булуы мәҗбүри. Болай итеп никах укыту – үзеңнең динеңнән баш тарту була. Туй көнендә мәчеткә дә, чиркәүгә дә бару – бөтенләй мәгънәсез эш. Кәбен койдырмыйча гаилә белән яшәү җазык булып санала, - дип басым ясады священник.

“Балага тозсыз исем сайламагыз...”

Түгәрәк өстәлгә чакырылган өч гаилә дә үзләренең танышу тарихлары турында сөйләде. Гаилә тормышының нечкәлекләренә кагылды.

53 ел бергә гомер итүче Пелагея һәм Илья Михайловлар икесе дә бер авылдан. Өч ул үстергәннәр. “Пермьдә укыган чакта авылыма каникулларга кайта идем. Ильяның кыз туганнары белән аралаштык. Үзе дә печән өстендә авылга кайта иде. Мин аңа ул вакытта “Илүк дәдәй” дия идем әле. Ул миңа күз атып йөргән икән. Ятим үскән бала булгач, гаилә төшенчәсе турында берни белми идем. Илья Васильевич мине тормыш алып барырга өйрәтте”,- дип сөйләде Пелагея Ивановна. Барлык бәйрәмнәрне, йолаларны уздыруларын дәлилләп, Олы көн атнасы дип, түгәрәк өстәл кунакларын кулич һәм манган күкәйләр белән сыйладылар. Бер-берегезне өйрәнеп, яратып кавышыгыз. Җир йөзендә тынычлык булсын, дип яшьләргә теләкләрен җиткерделәр.

Анна һәм Пётр Ефремовлар бергә 21 ел гомер итәләр икән. Алар Казански бәйрәмендә таныша. Анна Николаевна белән Петр Васильевич өченче буын туганнар булып чыкканнар. Ике якның да гаиләләре ишле булу сәбәпле, йөрешмәгәннәр, уртак туганнарына кунакка кайткач кына белешкәннәр. “Тәмте авылына бер йортка кунакка баруыбыз. Ул ишектән чыгып килә, безнең – керү. Пётр мине дәдәйнең хатыны, дип уйлаган, сак кына сөйләште. Аннан ул: “Берәр керәшен кызы белән таныштырыгыз әле”, - дип, безнең авылга килде. Мин авыл буенча, аңа дип, керәшен кызларын барлый башладым. Ә ул әкерен генә мине күзләп утырган икән. Без туйга кадәр кәбен койдырдык. Ул вакытта рәтен дә белеп бетермәгәнбез. Әти-әни, монда барысы да бар, дип, төенчек тоттырды. Тиешлесен барысын да эшләдек, фотога төшерүче дә, селфи ясаучы да булмады. Бар кагыйдәләрен дә белеп бетермәдек, шуның өчен җазык булып саналмас, дип уйлыйбыз, Ходай кабул итсен”,- диде Анна Николаевна. Гаилә традицияләрен югалтмыйлар. Кызлары Таняга исемне Пётрның әнисе, ә уллары Николайга Аннаның әтисе хөрмәтенә кушканнар. Яшьләргә дә, тозсыз исемнәр уйлап башыгызны ватмагыз, нәселегезне дәвам итегез, дип киңәш бирделәр.

Юлия һәм Сергей Туктаревлар узган елның көзендә гаилә корып җибәрде.

“Берникадәр вакыт мөселман кызы белән аралаштым. Аның туганнары һәм минекеләр белән танышканда, уңайсызлыклар булды, аңлашып бетмәдек. Бу миңа ошамады. Шуннан соң, хатыным бары тик керәшен кызы булуын теләдем. Республика керәшен оешмасы турында белеп алып, яшьләр очрашуларына йөреп, тормыш иптәшемне шуннан эзли башладым. Юлия белән таныштык. Керәшен яшьләре слетында безнең арада зуррак хисләр барлыкка килде. Әти-әниемнең Юлияне яратуларын күрү шундый күңелле. 900 чакрым ераклыктагы Нагайбак районына танышырга барып та, аралаша башлагач, күрше авылга гына килгән кебек, өемдә шикелле хис иттем үземне”, - дип сөйләде Сергей.

“Керәшеннәр Чиләбе өлкәсе Нагайбак районында гына яши, Татарстанда бары татарлар, дигән фикердә иде минем туганнар. Серёжаны алып кайткач, каян таптың бу керәшен егетен, дип, сөенештеләр. Кәбен турында икеләнү булмады. Кәбенсез гаилә кору турында уйламадык та. Җазык әйтеп, өлеш алдык, ураза тотып, туй көнендә кәбен койдырдык. Иртәнге сәгать өчтә аяк өстендә идем, көндезге бердә кәбен койдырдык. Шуңа кадәр авызыма бер тамчы су да капмадым. Тормыш иптәшегезне йөрәгегез белән сайлагыз”, - дип киңәш бирде Юлия.

Бәхетле гаиләнең нигезе – бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп һәм кадерләп, җаваплылык хисе тоеп яшәү. Тормыш булгач, төрле хәлләр була: катнаш гаиләләр дә бик матур яши, катнаш түгелләре дә таркала. Шуңа да, бернәрсәне дә артык катлауландырмыйча, аңлап, уйлап эш итәргә кирәктер. Әлеге түгәрәк өстәл дә, яшьләребезгә тагын бер тапкыр ныклап уйланыр өчен сәбәп булды.

Юлия ГУБИНА, 2018 ел

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз. Яңалыкларыгызны 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

11

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев