Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Аяклы легенда”

Карендәшебез Александр Малов Берлинны урап кайтып, сәяхәтнамәләрен туплаган китабын чыгарды

Бүген Республиканың Журналистлар берлегендә Бөек Ватан сугышының бар ачысын татыган ветеран, танылган журналист Александр Маловның “По маршрутам опаленной молодости” дип аталган яңа китабының презентациясе узды. Чарага Татарстан Респуликасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Республика керәшен иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Александр Маловның хезмәттәшләре, дуслары һәм журналистика бүлегендә укучы студентлар килгән иде.

Тумышы белән Кайбыч районының Иске Корбаш авылыннан булган Александр Малов сугышта разведка бронетранспортерында механик-йөртүче булып, алты зур хәрби операцияләрдә катнаша. Җиңелчә яралана. Берлиннан алып Прагага кадәр барып җитә. М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын тәмамлап, 1959 елдан, журналистлар Союзы члены була. Күп еллар республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшли. Нефтьчеләр өчен фәнни белешмә-кулланмалар, очерклар яза. Олы яшьтә булуына карамастан, публицистик һәм әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә, китаплар чыгара. Узган елның көзендә, 91 яшьлек Александр Михайлович Берлинга сугышчан дан җирләренә барып кайтты.

Әлеге китапта журналистның ике атналык сәфәреннән сәяхәтнамәләре урын алган. Китапны укуы бик күңелле һәм мавыктыргыч: басма каты тышлыкта, якты фотолар белән бизәлгән.

“Александр Малов Берлинга барырга ярдәм сорап килгәч, куркып та калдым. Шушы яшендә ике атналык сәфәргә чит илгә бара алырмы? – дигән уй килде. Вакытны суздым, бәлки, бу нияте турында онытыр, дип уйладым. Ләкин Александр Михайлович сүзендә нык торды. “Булышмасагыз – барыбер үзем барам”, - диде. Спонсорлар эзләгәндә Дәүләт Советы депутаты, Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров ярдәм кулы сузды. Ветеран үзе дә ике җитди эшмәкәр тапты. Уңышлы гына йөреп кайтты” – дип яза Римма Ратникова китапның кереш сүзендә.

Кичәдә Римма Атласовна, бик дулкынланып, китаптан кайбер өзекләр дә укыды. “Бу китапны ничә тапкыр укысам да, күңелем тула”,- диде ул.

Александр Малов Германиядән кайткач, журналистлар аның турында “ул икенче тапкыр Берлинны алды” дип язды. Уены- чыны белән бергә әйтелгән сүзләр бу. Ветеран журналистны Германиянең Россия Федерациясе Илчелегендә, Россия фән һәм мәдәният йортында, Россия халыкларының Берлин дуслары җәмгыятендә һәм бик күп җирләрдә җылы кабул иткәннәр. Шулай ук, ул үзенең сәяхәте вакытында Германиянең популяр телеканалы әзерләгән репортажга эләккән, “Russia Today” телевизион группасы белән аралашкан. Александр Михайлович чит илдәгеләрнең барысын да тормышны яратуы һәм ачык булуы белән таң калдырган.

Ветеранның хәрби дусларының исемнәрен, Германиядәге торак пунктларының авыр әйтелешләрен хәтерендә саклавы да сокландыргыч. Бу хакта китап презентациясе вакытында да искәрттеләр. 92 яшендә дә аякта, төгәл фикерле булуы турында Александр Михайлович болай диде:

- Минем геннар бик яхшы. Бабам 102 яшенә кадәр яшәде. Сугыш чорыннан ук үпкәмнең бер өлеше юк. Гомер буе тәмәке дә тартмадым. Әле хәзер дә иртән җәяүләп, һава суларга чыгам. Әлеге китабымны сугыш кырында ятып калганнар алдында бурычым, дип саныйм.

Быел Россия һәм Татарстан журналистлар союзы 100 еллык юбилеен каршылый. Cоюз белән яшьтәш диярлек менә шундый карендәшебез бар безнең. Александр Малов кебек легендабыз булу – зур горурлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев