Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ак халатлы фәрештә

Сәламәтлек - иң зур байлык, аны сатып алып булмый. Сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташларын ак халатлы фәрештәгә тиңлиләр. Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калган бу изге кешеләрне башкача атау мөмкин дә түгел.

Теләче районы Субаш авылында фельдшер хезмәтен башкаручы Валентина Чернова да шуларның берсе. Авырып киткән бер әбигә ярдәм күрсәтеп кайтып килгән вакытына туры килдек без аның.

Чүпрәле районы Чуаш Чүпрәлесе авылында биш балалы гаиләдә өченче бала булып туган ул. Сабыр холыклы, оялчан гына кыз бик тырыш була, йорт эшләрендә әти-әнисенә булыша. Алты яшьтән укырга кереп, "5" билгеләренә генә укый. Яшь кызның күңеле медицинага тартыла, кешеләрне дәвалау серләренә өйрәнәсе килү теләге көчле була. 8 классны бетереп, Яшел Үзән шәһәрендә медицина училищесында укып, теләгенә ирешә ул.

Юллар, әй юллар, бормалы юллар

Сузылган бик еракка, -

дип җырлыйлар. Тормышның озын, борма юллары Валентинаны туган авылыннан бик еракка алып китә. Аны Теләче (элек Саба районына караган) районы Субаш авылына эшкә билгелиләр. Бу 1983 еллар була. Ул чорда яшь специалистларны шәһәр-районнарга юллама белән җибәрәләр. Өч ел буена белгечнең беркетелгән урынында эшләве мәҗбүри. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән керәшен авылына килә Валентина. Кечкенә генә бинада урнашкан медпунктта эшли башлый. Бина иске булу сәбәпле, медпунктны авыл Советының бер бүлмәсенә күчерәләр. Ә хәзер медпункт элеккеге мәктәпнең бер өлешен били. Биредә яхшы ремонт ясалган, авыруларны кабул итү, процедуралар бүлмәсе бар, бөтен шартлар да тудырылган.

-Шушы авылга эшкә килгәндә, бер авыз сүз татарча белми идем, бик кыен булды. Авырулар килгәндә, тәрҗемәче кирәк була иде. Квартирада Мария түтидә тордым. Аңа иптәш хатыннары килә иде, шулар белән аралашып, телне дә өйрәндем.

Ул вакытта авылда машинасы да юк, кышын, бураннар булганда, юл да бетә. Районга машина арбасында утырып барырга туры килгән чаклар да шактый була. Эшне эшләргә кирәк, авыруларның күзенә карап утырып булмый, бирешми Валентина. Соңрак, Түбән Камада медицина колледжында фельдшер белеме дә ала.

Гаилә учагы

Үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшләгән Валентинаны авыл кешеләре бик тиз үз итә. Ачык йөзле, кешеләргә һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган кыз авыл егете Петрның күңеленә хуш килә. Матур гына очрашып йөргәннән соң, алар тормыш корып җибәрәләр. Ул вакытта авылда да машина Петрда гына була, ул "Скорая помощь" урынында йөри, авырган кешеләрне больницага алып барырга ярдәм итә. Шәфкатъ туташы бит ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында уяу булырга тиеш. Авырлыкларны бергәләп җиңәләр. Бер-бер артлы өч уллары туу гаиләгә сөенеч арты сөенеч алып килә. Ир кеше гаиләне туендыручы булса, хатын-кыз бала тәрбияләүче. Улларын намуслы, эш сөючән, өлкәннәргә карата мәрхәмәтле итеп тәрбияли Валентина. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, югары белем алуга ирешәләр. Хәзерге вакытта олы уллары Дмитрий районда спорт өлкәсендә методист, уртанчысы Денис - Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә офицер, капитан дәрәҗәсендә элемтә полкының җитәкчесе. Яраткан оныклары Софья бар. Кечкенәсе Максим - Казан энергетика институтының өченче курс студенты.

Кечкенә дә, төш кенә

Валентина Субашка эшкә килгәндә, авылда 300 дән артык кеше яши әле. Ни аяныч, бүген авылда инде кеше саны 164 кә калган.Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында аларга ярдәмгә ашыккан, Субаш авылы халкына 34 ел буена хезмәт күрсәткән Валентинага аларның һәркайсы бик якын. Алар белән бергә авырый, борчыла, авыруларның шатлыгын да, кайгысын да үз йөрәге аша кичерә, кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша ул. Дистәләгән кешене үлемнән алып калган олы йөрәкле, мәрхәмәтле Валентина күпләргә үрнәк. Авыл кешеләре аңа чиксез рәхмәтле. Тыйнак, сабыр, оялчан, үзе турында күп сөйләргә яратмый торган кеше итеп күрдек без аны.

-Кешеләр күбрәк кан басымы, хондроз, буыннар авыртуы белән киләләр. Булдыра алган кадәр ярдәм итәргә тырышам. Авылдагы кешеләрнең яртысы - өлкәннәр. Үзләре килә алмаганнарының өйләренә барам. Ә менә яшь бала авылда бер бөртек кенә. Аны да даими тикшереп торырга кирәк, - ди Валентина.

Моннан тыш, медработникның бит әле тавык чүпләп бетермәслек бүтән бурычлары да бар. Авыл кешеләренә, балаларга грипп турында лекцияләр укый, прививкалар ясый. 1 июнь -Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән укучы балаларга наркомания буенча чара да үткәргән.

Ире Петр белән болын хәтле зур, матур итеп җиһазландырылган өйдә гомер кичерә алар. Алар кебек бер-берсен хөрмәт итеп, күз карашыннан, ярты сүздән аңлап яшәгән парлар сирәктер. Кечкенә генә, бөтерчек кебек уңган хуҗабикәнең өендә бары да тәртиптә. Валентина әле чәчәкләр үстерергә дә ярата икән. Тәрәз төбе матур гөлләр, бакчасы аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән аның. Барысына да өлгерә Валентина.

"Туганайлар" газетасының да актив укучылары, фанатлары булып чыктылар Черновлар. Фикерләрен, киңәшләрен дә әйтеп җибәрергә онытмадылар. Без дә аларга, медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, исәнлек-саулык теләдек.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев