Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вадим Захаров ябыгу марафонында катнаша

Марафон 5 декабрь көнне старт алды

“Интертат” сайты #сәламәтлек #ябыгу #матурлык марафонын башлады. “Яңа елга – яшәреп!” марафонының зур максаты – мөмкин кадәр күбрәк кешене сәламәт туклану режимына күчерү. Проектта алты кеше катнаша. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров та бар.

21 көн дәвамында марафончыларга табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр биреп барачак.

Халкыбызның яраткан җырчысы Вадим Захаров хис-кичерешләре белән бүлеште.
“Яңа елга – яшәреп!” марафонының беренче көне узды, әле тулысынча аңлап бетереп булмый. Мин берәр төрле махсус меню булыр дип уйлаган идем. Аз-азлап ашау, озак итеп чәйнәргә кирәклеге хакында болай да аңлашыла. Алай гына ябыгып булыр микән соң? Минем таза булуым ашаудандыр дип уйламыйм. Шулай да марафонда катнашуымны дәвам итәм һәм биремнәрне үтәп барачакмын. Бер катлаулы ягы да юк бит, ихтыяр көчем дә җитәрлек. Ир-егетләргә нәтиҗә тиз кирәк бит ул, шуңа күрә мондый проектларда катнашырга теләмиләр, мөгаен. Үзем иң беренче булып үрнәк күрсәтим әле. Күп кенә авырулар тазару нәтиҗәсендә килеп чыга, шуңа күрә вакытында чарасын күрергә кирәк. Туклану рационыннан ипи, камыр һәм баллы ризыкларны алып ташладым. Нәрсәләр кыланып бетәсе булыр. Утырып еларга гына калды", - дигән ул.

Вадимга әлеге проектта ихтыяр көче, зур уңышлар телибез!

Мәгълүмат "Интертат" сайтыннан алынды.

5 декабрьдән башлап 21 көн дәвамында табиб, Россиянең интегратив һәм картаюга каршы медицина ассоциациясе әгъзасы Энҗе Кадыйрова сезгә организмны чистарту һәм дөрес туклану турында киңәшләр биреп барачак, ә сез аның киңәшләрен “Интертат” сайтында һәм социаль челтәрләрдә карап, үтәп барырсыз.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/intertat-s-lam-tlek-marafony-ya-a-elga-yash-rep-/

Проектта алты кеше катнаша. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров,

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/yanael2019/ya-a-elga-yash-rep-marafonyny-berenche-k-ne-vadim-zakharov-utyryp-elarga-zer-zil-m-lina-tabigyy-r

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев