Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пелагея Михайлова: "Фестивальне халкыбыз бик сагынып көткән иде"

Казаннан Пелагея Михайлова "Туым жондозы" конкурс-фестиваленең гала-концерты тудырган хисләре турында яза

Керәшен яшьләренең этник фестивален халкыбыз бик сагынып көткән иде.

Казанның Урицкий мәдәният үзәгендә бу фестиваль концерты булуы турында хәбәр тиз арада халкыбызга таралды.

2 февраль көнне, концерт башанырга сәгатьтән артык иртәрәк, күп тамашачылар җыелган иде инде. Бер-беребез белән күрешеп, хәл белешеп, чын күңелдән шатланып, барыбызга да зур сөенеч булды.

Республикабызның бик күп районнарыннан килгән яшьләр, балалар ансамбльләре белән зал тулды. Халкыбызның бердәмлеге, үз-ара аралашулары Республика керәшен оешмасының зур эше нәтиҗәсе күренеп тора иде. Балалар бакчасыннан башлап, югары уку йортында укучы яшьләрнең осталык ларына сөенеп, горурланып тамашачылар һәр балаларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр… Шунысы сөенеч, балалар талантлы, кыю, актив!

Фестивальгә чакырылган артистларның чыгышларын яратып тыңладык, сәхнәдән җибәрәсе килмичә, көчле алкышлар белән сыйладык.

Мин үзем дә бала чакларымны искә төшереп әби-бабайларым, әти-әниләрем белән очрашкан кебек булдым. Мин үз Нәнәмне фоторәсеменнән генә беләм. Авылыбызның яшь балалы әниләрмине үз сабыйлары кебек имезгәннәр.

Чираттагы артисткабыз Лариса Басырова җыр башлагач, минем күңелем шул моңга чумды.

Тыңладым мин бүген бер җыр,

Кереп чумдым сихри дөньяга,

Үз гәүдәмне сизми эреп киттем,

Очып мендем югарыга, зәңгәр һавага.

Бу сагышлы көй, көчле-матур тавыш

Салды мине нәнәм кочагына,

Сиртмәле бишектә тирбәтте,

Миңа күкрәк сөтен биргән, киң күңелле

Авылым әниләрем белән очратты!

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев