Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Сугыш томанында калган балачак

Урта Баграж авылында гомер итүче Анастасия Григорьевага сугыш башланганда 9 яшь кенә булган

Ул – Сарсаз-Баграж авылы кызы, гаиләләре ишле булган,  сигез балалы гаиләдә алтынчы бала - игезәк сыңары булып туа. Тик игезәге 10 көн генә яшәп кала. Әтисе Агей дәдәй - агач эшкәртү әртилендә десятник, әнисе төрле эштә йөрүче колхозчы була. Бөек Ватан сугышы башлануга, 1941  елнын августында әтисен фронтка алалар. Ул 352нче укчылар дивизиясенең 1162нче укчы полкы составында Мәскәү янында Волокамский тирәсендә сугышта катнаша һәм яралана. Красноярск өлкәсенең Канск шәһәрендә урнашкан  госпитальдә дәвалангач, 771нче аерым инженерлык батальонында сапер булып сугышчан юлын дәвам итә. Батальон Ленинград өлкәсенең Сенявино авылы тирәсендә сугыша, Агей бабай  шунда 1942  елның сентябрь аенда хәбәрсез югала. Шулай итеп, 7 бала әтисез кала, әниләре бик авырлык белән тормыш йөген тарта. Ач йоклаган көннәр дә еш була гаиләдә. Тик авырлыкларга  карамый ана балаларын укытырга тырыша.

-Сугыштан кайтучы солдатларны каршы алырга авыл халкы белән каршы чыгулар, ире-әтиләре кайткан гаиләләр өчен шатланып елаулар әле бүген дә күз алдында тора. Әтисезлек ачысыннан еламый калган көнебез бик аз булды, тик шулай да кеше алдында сер бирмәдек, булдыра алган кадәр әнигә булыша идек, колхоз эшенә дә йөрдек яшь булсак та, -  дип искә алу ул авыр көннәрне Анастасия түти.

 Кыз җиде класс белем алгач,  Минзәләнең зоотехниклар әзерләүче авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Ана кадәр ике ел колхозда  үлчәүдә (весовщик) эшли әле ул. 1953 елда Урта Баграж егете  Петр  Григорьев белән гаилә корып җибәрәләр. Петр дәдәй пенсиягә чыкканчы шофер булып эшләде. Гаилә авылны, аның авыр хезмәтен үз итеп,  беркая  китмичә, колхозда хезмәт куя. Бу тату гаиләдә биш  бала үсә. Бүгенге көндә Анастасия Агеевна бер түбә астында кече килене һәм кызы белән тату гомер кичерә.

- Хәзерге тормышыбыз бик әйбәт, өйләребез җылы, ут, газ, су кергән. Шушы рәхәт тормышта, дөньяларга иминлек теләп, саулыкта-сәламәтлектә яшәргә язсын, -ди Анастасия әби.

Тик Анастасия апаның күңел почмагында бер китек урыны, йөрәк түреннән мәңге онытылмаслык ярасы бар. Улы  Михаилы дөбердәтеп тормыш иткәндә, ике баласын калдырып, бу якты дөньядан китеп барды. Нинди генә сүзләр әйтеп, юатып була икән бу вакытта ананы...

 Хезмәт белән тир түгеп алып барган тормышы өчен күңеле тыныч аның бүген. Сугыш чоры балалары – алар башка. Тормыш кыйммәтләрен үзләренә генә хас сабырлык белән аңлыйлар. 

“Инде үзләре дә әти-әни булган оныклары балалары белән әбиләре янына атна саен дип әйтерлек кайтып торалар. Ул аларны  якты йөз, мул өстәлләр белән каршы ала. Андый кешеләр бик сирәк”, - ди туганнары аның турында. 

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Фото: Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев