Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

МИНЕМ ӘТИ

Инде менә тиздән Бөек Ватан сугышы бетүгә 70 ел тулуны уздыру буенча чаралар күрә башларлар. Анысы да 50, 60, 65 еллыклар кебек үк, килеп тә җитәр, узып та китәр. Һәм башкалары кебек үк, исән калган ветераннарны зурлап, аларга медаль һәм бүләкләр тапшырырлар. Һәм башка вакыттагы кебек, сугышта берничә ел катнашып,...

Львов - Сталинград - Вена

Минем әтием - Урамов Иван Николаевич - 1919 ел-ның 14 ноябрендә Зәй районы Югары Баграж авылында ишле семьяда төпчек бала булып дөньяга килә. Әби белән бабайга ул вакытта 47-48 яшьләр була бугай. Авылда җидееллык мәктәпне бетергәч, өч ел Минзәлә педучилищесында укый. Зәй районы Федот авылында бер ел балалар укытканнан соң, армиягә алына. 1939 елда фашистлар Германиясе Польшаны басып алып, безнең ил чигенә үк килеп җиткән чор була ул. Әтием хезмәткә Киев округына эләгә. 1940 елда Бессарабияне азат итүдә катнаша. 1941 елның 22 июнендә сугыш башланганда, әти хезмәт иткән 36 нчы укчы корпус Львов шәһәре тирәсендә була. Беренче көннәрдә үк аларны 6нчы укчы армиягә күчерәләр. Берничә тәүлек сугыша-сугыша барып, әлеге армия белән кушылалар.

Сугышта немецларның үз тактикасы була. Ике юнәлешкә күп гаскәр һәм танклар, сугыш кораллары туплап, алар көчле һөҗүм ясыйлар. Совет гаскәрләренең оборонасын җимереп, танклар, бронемашиналар белән тиз генә алга таба узып, безнең гаскәрләрне камый башлыйлар. Ә гаскәрләр каршысында торган немец частьлары, күз буяр өчен генә сугышкан булып, бик каты чигенмәсеннәр дип, үртәп торалар. Аннары бөтенләй камап алалар.

Минем әти сугышкан 6нчы һәм 124нче укчы армияләрне дә шушындый ук язмыш көтә. Украинаның Умань дигән шәһәре янында бу ике армиядән калган гаскәрләр, бөтенләй камап алынып, тар-мар ителә. Төрле яклап, һәртөрле сугыш коралларыннан ата башлыйлар. Самолетлар бомбага тота. Янгыннар башлана. Аннан соң танклар безнең гаскәрләр сугышкан кырны "үтүкли". Автоматчылар үлеп бетмәгән яралыларны, әсирлеккә би-релергә теләмәгән сугышчыларны атып йөри. Менә шул мәхшәрдән ничә кеше чыга алгандыр, күп булса, бер-ике меңдер. Шулар арасында минем әти дә була. Чолганыштан чыккан кешеләр, кечкенә төркемнәргә бүленеп, ничек тә үзебезнең гаскәрләргә ку-шылырга тырыша. Көннәрен качып ятып, төннәрен фашистлар тылы буйлап, көнчыгышка үрмәлиләр. Өстә гимнастерка белән пилотка. Күнитекләр тузып бетә. Өч ай ярым дигәндә, ничек кирәк алай, Днепр елгасын кичеп, минем әти булган төркем дә 18 ноябрьдә үзебезнекеләргә килеп кушыла. Ул 18нче армиянең 395 нчы укчы дивизиясенә билгеләнә.

Армиягә кадәр үк училище бетергәнен һәм сугышта катнашканын искә алып, аны офицерлар хәзерләү курсына җибәрәләр. Шул елның 22 июлендә Мәскәү янындагы Нахабино шәһәрендә урнашкан Фрунзе исемендәге академия каршында оештырылган офицерлар курсын бетереп, лейтенант-десантник булып чыга. Бу вакытта инде немецлар Кавказга һәм Сталинградка таба һөҗүм башлыйлар. Әтине 39 нчы гвардия укчы дивизиясенә билгеләп, аларны Сталинград кырына җибәрәләр. 37 нче, 38 нче, 40 нчы һәм 41 нче гвардия укчы дивизияләр дә, немецлар оборонасын үтеп, шунда сугышкан 62 нче, 64 нче укчы армия белән кушылырга тиеш була. Тик немец гаскәрләре бирешми. Безнекеләргә бер генә юл кала - Иделне кичеп, Сталинград турысында яңадан Идел аша чыгып, үзебезнең гаскәрләргә кушылу. Шулай эшлиләр дә. 39 нчы гвардия укчы дивизия "Красный Октябрь" дигән заводны саклый. Бу вакытта әтием рота командиры була.

Ул елны кыш бик салкын килә. Суыклар 40 градустан да түбән төшә. Шул каты суык-ларда солдатлар окопларда, ә иң яхшы шартта дигәннәре землянкаларда яши. Немец гаскәрләрен камап алу алдыннан безнең гаскәрләр кулында буе сигез километр, иңе 300-800 метрлы җир участогы гына кала. Калганы - немецлар кулында... Шул чакта бер дивизиядә генә дә ике меңнән артык кеше катып үлде, дип сөйләгән әти үләр алдыннан. Ул үзе дә әздән генә катып үлми кала. Янында мина шартлап, әти бик нык яралана, ушын югалтып егыла. Үзебезнекеләр киткәндә, аны үлгән дип беләләр. Немец автоматчикларыннан берәве кан эчендә яткан әтинең арт санына бик нык тибеп үтә. Атарга патронын жәлләгәндерме, барыбер үләр, дигәндерме - атмый китә. Бу тибүдән әти аңына килә. Сугыш кыры безнекеләргә күчкәч, селкенгәнен күреп, яраларын бәйләп, җае килү белән, аны Энгельс шәһәре-нә госпитальгә җибәрәләр. Яралары өстенә, ике үпкәсе дә ялкынсынган була. Исән калмас, дип, бот төбеннән чәрдәкләнгән аягын да кисмиләр. Савыга башлаганын күргәч кенә, операциягә әзерлиләр. Бу юлы инде үзе кисәргә бирми. "Врачларга костыль белән кизәндем", - дип сөйләгән соңыннан әнигә. Энгельста 6 ай дәвалангач, Казанга җибәрәләр. Анда тагын өч ай ята. Госпитальдән соң аны резерв армиягә билгелиләр. 100нче гвардия дивизиясенең 12 нче гвардия һава десанты бригадасы штабына начальник ярдәмчесе итеп куялар. 1944 елның 20 январеннан 1946 елның 23 июненә кадәр әти шунда хезмәт итә. Бу полк 7 нче гвардия укчы армия сафында Карелияне финнәрдән азат итүдә, аннан соң Австриядә барган сугышларда һәм Вена шәһәрен алуда катнаша.

Болар өчен ике Кызыл Йолдыз ордены, күп санлы медальләр белән бүләкләнә. Ул киләчәген армия хезмәте белән бәйләргә тели. Үзенә гвардия-капитан дәрәҗәсе бирелүгә документлар әзер-ләнә. Тик шул вакытта чир аны аяктан ега. Үпкәләрендә туберкулез авыруы башлана. 1946 елның 23 июнендә, армия хезмәтеннән азат итеп, аны илгә кайтарып җибәрәләр.

Башкаларга ни сан...

Авылдагы төп йортта семьясы белән дәдәсе яши. Башкортстандагы туганнары янына китеп, Благовещенский районының Югары Торбаслы авылында бер ел балалар укыта. Аннан кайткач, үзен Зәй районы Югары Пәнәче авылына укытучы итеп билгелиләр. Ә ул авылда минем булачак әнием - Герасимова Зоя Георгиевна эшләп ята. Алар мәктәптән үк таныш булалар. Җиденче класстан соң аерылышкач, моңарчы очрашырга туры килми аларга. Озак та үтми - 11 ноябрьдә өйләнешеп яши башлыйлар. Беренче балалары 4-5 айлык вакытта каты авырып үлеп китә. Әти дә укыта алмый башлый - чир ега. Бер ел да тулмый, ул да гүр иясе була. Әни минем белән җиде айлык авырлы хәлдә, ялгыз кала.

Сугыш бетүгә 67 ел тулып узды. Шушы гомер эчендә әтине бер кешенең дә искә алганы булмады. Мин Татарстанның хәрби комиссариатына әтигә кабер ташы ясатырга булышмаслармы, дип үтенеч белән чыккан идем. 1997 елга кадәр үлүчеләргә мондый ярдәм законда каралмаган, дигән язу тоттырдылар. Менә сиңа мә... Сугышның беренче көненнән соңгы көненә кадәр ут эчендә булган, ике орден белән бүләкләнгән, Бөек Ватан сугышының икенче группа инвалиды, гвардия өлкән лейтенанты Иван Урамовны әнә шулай "олыладылар". Ә башкаларга ни сан?

Әти белән әни

Соңарган медаль...

Үги әтием турында да берничә сүз әйтеп китәсем килә. 1963 елда, миңа 12 яшь вакытта, әнием Сәвәләй авы-лы кешесе Смирнов Кузьма Ивановичка кияүгә чыкты. Ул да сугыш инвалиды, 1943 елда фронтта бер аягын өздереп кайткан. Ул аяк белән әтинең җәфаланганнары бү-генгедәй күз алдымда тора. Протез - күтәреп йөргесез авыр... Ул аны гомере буе ничек сөйрәгәндер. Кайвакытта киселгән аяк башы (культясы) суелып чыга. Андый вакытта култык таягы белән йөри иде. Ул Сәвәләй мәктәбенең директоры булып эшләде. Әлмәткә РОНОга барырга кирәк булганда, сыкрый-сыкрый, протезын кия иде. Ул да инде күптән юк: 1974 елны 53 яшендә үлеп китте. Шулай ук аны да искә алучы кеше булмады...

Ул Калинин фронтында артиллерия батареясында хезмәт иткән красноармеец. "Германияне җиңгән өчен", "Тылда хезмәт иткән өчен" медальләре бар иде. Әле менә күптән түгел генә шул ачыкланды: "За отвагу" медале белән бүләкләнгән булган, үзенә тапшыра гына алмаганнар. 1943 елның 20-21 сентябрендә Демидов шәһәре өчен барган сугышларда, үз тормышын куркыныч астына куеп, өзелгән телефон чыбык-ларын ялгап йөри. Үзе хезмәт иткән батареяның командирларын связьле итә. Кызганыч, үзе исән чакта медале генә кайтып җитмәде. Аның әле күп санлы укучылары исән, бу турыда алар белсеннәр иде дип язуым.

Без үскәндә, аяксыз, кулсыз, сукыр һәм башка яктан гарип сугыш ветераннары күп иде. Аларның инде күбесе үлеп бетте. Минем теләгем шул: аларны сүз белән генә булса да искә алсыннар иде. Монысы бит күп чыгымнар сорамый... Әллә анысына да "1997 елга кадәр үлүчеләргә бу законда каралмаган" дигән җавап тоттырырлармы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Сталинград