Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Изге чишмә

Редакция почтасына килгән хатлар арасында укучыларыбызның күңелләрен кузгаткан истәлекләрен язып җибәргәннәре дә күп.

Изге чишмә

Аксыл томаннарга уралып,

Балачагым калды урманда.

Олы юлга сыенып утырган

Жиде хуҗалыклы кардонда.

Йортлар аз, балалар ишле иде,

Җыйнаулашып бергә уйнадык.

Компьютер да, телевизор да юк,

Туйганчы саф һава суладык.

Уйнап кына түгел, эшләп үстек,

Тәгәрәп җиләк җыйдык болында.

Печән чаптык, җырлап

көтү көттек -

Оҗмах җире булган бит монда.

Урман балалары таралышты,

Картлар гына калды өелеп.

Яшисе иде бит рәхәтләнеп,

Ходай биргәненә сөенеп.

Кайдан килде бу

"акыллы башлар"?

Көйләнгән тормышны җимереп,

Күчереп куйдылар авылыбызны,

Урман елап калды үкереп.

Озак торды сыкрап, моңаеп,

Безнең очның кое сиртмәсе.

Түзмәде шул, ауды, калды бары

Юл буенда аккан чишмәсе.

Тәнгә сихәт, йөрәккә дәрт алып,

Арган юлчы суын эчкәндер.

Еллар үтеп, караучысыз калгач,

Ташландык хәленә төшкәндер.

Туган җирне сагынып тагын

кайткач,

Шаккаттым, искиткеч вакыйга -

Чишмәбезне яңартып

куйганнар!

Бу бит күктән иңгән могҗиза!

Гади генә түгел - Изге чишмә!

Һәйкәл кебек күркәм, мәһабәт!

Шушы матурлыкка

хәйран калып,

Мактау җырлый бөтен табигать.

Мин дә рәхмәт укыйм бер

Ходайга,

Игелекле затлар булганга.

Изге эштә көчен кызганмаган

Иманлы зат күршем Иванга.

Кардондагы газиз нигезләргә

Яшь наратлар үскән тезелеп…

Чишмә суы баса сагышларны

Җанны дәвалап китәм, терелеп.

Г. КАМАШЕВА (ПОРТНОВА)

Газета укучыбыз Галина Камашева (Портнова) җибәргән бу фото моннан 47 ел элек, 1965 елның беренче сентябрендә төшерелгән. Зәй районы Югары Баграж мәктәбенә укырга баручы кардон балаларына хәзер инде 55-60 яшьләр тирәседер. Бәлки кем дә булса үзен танып, безнең белән элемтәгә керер, балачак истәлекләре белән уртаклашыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ләке фото