Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер-хатирә

Истә, һаман да истә

Тукай районы Мәләкәс авылы клубында Җиңү көненә багышланган бәйрәм тантанасы бара. Сугыш ветераннары, тыл ветераннары, тол әбиләр тезелешеп утырган. Берничә ел элек клубның яртысы алар белән тула иде, ә хәзер ике-өч рәткә сыеп бетәләр. Сугышта катнашучылардан быел Җиңү митингына Василий дәдәй Липатов кына килгән. Берүзе генә булгач, ул, ничектер, ятимләнеп,...

Кадерле ветераннарыбызга бик күп җылы сүзләр әйтелде. Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы председателе Гөлфидә Гиниятуллина котлау чыгышында мәләкәслеләргә: "Бәйрәмнәребез күп. Бусы - иң кадерлесе. Зал тутырып, балалар утыра. Бу җиңүнең нинди авырлыклар бәрабәренә яуланганын, үзебез исән чакта, балаларыбызга сеңдереп калыйк. Җиңү бәясен беркайчан да онытмасыннар", - диде. Бәйрәмгә багышланган концерттан соң, ике һәйкәлгә дә веноклар куелды. Яу кырында башларын салган авылдашлар хөрмәтенә салют аттырылды. Бәйрәмнең күңелле өлеше мәктәп ашханәсендә дәвам итте. Ветеран әби-бабайлар яшь чактагы җырларын җырладылар, сугыш чорындагы истәлекләрен сөйләделәр. Тагын да шулай исән-сау күрешүләрен теләп, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштылар. Ә сугыш чоры балалары моннан 67 ел элек булган истәлекләре белән бүлештеләр.

Гомер үткән дә киткән

Екатерина Трофимова, 1928 елгы:


1945 елның 9 мае. Үгезләр җигеп, Зутый Мариясы белән басу тырмалыйбыз. Безнең участок - сырт өстендәрәк, хәзерге Круглое Поле тирәсендә (Әле ул вакытта станция юк иде). Ә астарак Павел дәдәй эшли. Ул - безне өйрәтүче, эшебезне тикшереп торучы. Бер заман Павел дәдәй янына ике атлы килеп туктады. Атларыннан төштеләр дә, "урра, урра!" дип кычкырышып, әй тотындылар кочаклашырга. Бер-берләрен күтәрешәләр үзләре.
- Әллә бу начальство җүләрләнгәнме, кара, нишлиләр, - дип, Мария белән бик аптыраштык. Алай да нәрсә булганын белә алмадык. Бригадалар әбәткә җыелгач билгеле булды: сугыш беткәнен хәбәр иткәннәр икән. Шатлыгыбыз зур булса да, өйгә кайтармадылар, яңадан тырмага киттек.
Ул чаклар бер дә онытылмый. Бакча казыганда килеп чыккан черек бәрәңгеләрне җыеп, пич алдындагы күмердә пешереп алабыз. Шуның белән тамак ялгагач, тагын бакчага чыгып китәбез. 30 сутыйны шулай казып чыгабыз, аннары бәрәңге утыртабыз. Калхуз эшеннән бушаган арада бит әле ул!
1942 елның кышында өебез җимерелеп төште. Әти сугышка чаклы ук үлгән иде, дәдәй - фронтта. Спыйларның малайлары белән өйлек бүрәнә әзерләргә урманга киттек. Икебезгә дә унөчәр яшь. Бүрәнәләрне чәнәшкә белән урман кырыена ташыдык. Шунда уполномоченный килеп чыкты. Кем рөхсәте белән кистегез, дип кычкыра. Бүрәнәләрне калдырып кайттык. Икенче көнне әни янына бригадир килде. "Мария түти, кызыңны ат караучы итеп чыгарсаң, бүрәнәләреңне кайтарырга рөхсәт бар", - ди бу. Атларны ашатырга бернинди ризык юк икәнен белеп торабыз, егылып үлсәләр - ат караучы җавап бирә. Нишлисең, ат абзарына чыгып киттем, өйсез торып булмый бит... Шулай унөч яшьтән "ләмкә" кидек. Әле дә ничек чыдаганбыз?!
Хәзер заманалар бик әйбәт. Тик гомер узып киткән. Быел 84 не тутырдым, яшәгән күк тә булмадым әле.


Ике тапкыр озаттык


Николай Евграпов,1940 елгы:


Әтидән яшь тә тулмыйча калганмын. Алганда, фронтка дисәләр дә, әтиләрне Мәскәүдәге хәрби заводта калдыралар. Фронтка җибәрүләрен сорап ялынуларына каршы: "Сезгә фронт - менә шушында, снаряд җитештерәсез", - диләр.
Чыннан да, фронтка тиң урын була ул. Немецлар хәрби заводның кая урнашканын беләләр, самолеттан снаряд яудыралар. Шундый бомбежка вакытында, снаряд тиеп, әтинең беләк сөяге чәрдәкләнә. Аны Алма-Ата шәһәрендәге госпитальгә җибәрәләр. Терелеп чыккач, аңа ике-өч көнлек ял бирәләр. Мәскәүгә барышлый, ул авыл-га керде. Өч кенә яшьлек булсам да, әтинең кайтуын аермачык хәтерлим. Ничек кенә авыр булмасын, әни сыерны бетермәде. Әтине юлга әзерләгәндә, чемоданына сөт ризыклары тутырды. Чемоданны "уф-аллага" салып, икәүләп тартып киттеләр. Мин дә басу капкасына чаклы ияреп бардым. Аннары миңа кайтырга куштылар. "Китмә, әти, китмә, әти", - дип, ике ботына ябыштым, ич аерып ала алмыйлар... Алар киткәч тә әллә никадәр вакыт юлда аунадым.
Бәхетебезгә каршы, әтиебез исән-имин әйләнеп кайтты. 66 яшькә кадәр яшәде. Колхоз эшеннән бушаган арада, үзебезнекеләргә дә, тирә-күрше авылларга да туннар, толыплар текте. Үзе турында җылы, матур истәлекләр калдырып китте. Элеккеләрне бүгенгеләр белән чагыштырам да, алар безгә караганда матуррак яшәгәннәр, дип куям. Тормышлары нихәтле генә авыр булмасын, бәйрәм үткәрергә дә, бер-берләре белән йөрешергә дә җай табалар иде. Ә хәзер бәйрәм оештырырга да клуб хезмәткәрләрен көтеп ятабыз. Һәрберебез олы-олы өйләребезгә кереп бикләндек тә, башны да чыгармыйбыз. Ә вакыт безнең калган гомерне чутлый. Күпме калган: бер елмы, бишме, унмы... Берәү дә белми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Бөек Ватан сугышы ветераннары 9 май ветераннар Җиңү көне